16+

Ишегалды һәм парк өчен тавыш бирәбез

Татарстанда 2025 елдагы төзекләндерү планына керү өчен паркларга һәм ишегалларына тавыш бирү башланды.

Ишегалды һәм парк өчен тавыш бирәбез

Татарстанда 2025 елдагы төзекләндерү планына керү өчен паркларга һәм ишегалларына тавыш бирү башланды.

Тавыш бирү дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында 15 марттан 30 апрельгә кадәр бара. 

– Чарада 14 яшьтән башлап һәр кеше катнаша ала. Тавыш бирүгә 270 ишегалды белән парк куелды. Әгәр инде сезнең ишегалды төзекләндерелгән булса, әти-әниләрегез яки дусларыгыз яшәгән күп фатирлы йортларның ишегалды өчен тавыш бирергә була. Татарстанда гына түгел, мисал өчен, Мәскәүдә яшәүче кеше дә бездәге объектларга тавыш бирә ала,-дип хәбәр итте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программалары ярдәмендә бездә 9 ел дәвамында 398 парк, ә 2020-2023 елларда гына да 4 339 ишегалды төзекләндерелгән. Алексей Фролов “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп әйткәнчә, быелгы төзекләндерү планына 833 ишегалды кертелгән, республикада тагын 1550 ишегалдын яңарту сорала, бу эшләрне киләсе 2 елда башкарып чыгу ниятләнелә.

“Татарстан Республикасында шәһәрләрне үстерү институты”ның директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләгәнчә, җәмәгатьчелек мохите өчен тавыш бирүләр 2018 елдан оештырыла.  

– 2021 елда 170 мең 677 кеше тавыш биргән булса, узган елгы чарада инде 363 меңнән артык кеше катнашты. Төзекләндерү планнарын раслаганда халык фикере исәпкә алына. Кеше бер мәртәбә генә тавыш бирә, кабат-кабат тавыш бирү кабул ителми,-диде Наилә Зиннәтуллина.

Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев тавыш бирүнең әһәмиятле булганлыгын искәртте.
– Районыбызда инде 21 җәмәгатьчелек мохите төзекләндерелде. 3 елда 313 ишегалды яңартылды, быелгы планга 58 ишегалды алынды. Яшел Үзәндәге “Каенлык” паркы елдан-ел популярлаша бара. Быелгы тавыш бирүгә безнең 11 объект куелды,-  диде Михаил Афанасьев.

“Татарстан Республикасында шәһәрләрне үстерү институты”ның шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сүзләренә караганда, тавыш бирүгә 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның ишегаллары алына. 

– Тавыш бирүләр нигезендә 2021 елдан бирле 600 ишегалды яңартылды. Республиканың 13 районында инде эшләр башкарылды, алар тавыш бирүдә катнашмый. Әгәр ишегалды юлына яңа асфальт түшәлгән булса, ул тавышка куелмый,-диде Арина Петрова.

Татарстанның цифрлаштыру министрының беренче урынбасары Илья Начвин аңлатканча, республикада дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлгән 4 миллион кеше үзенең “шәхси кабинеты” аша тавыш бирә. 

–“Шәхси кабинеты” булмаганнар дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында кәрәзле телефоны буенча теркәлеп паркларга яки ишегалларына тавыш бирә ала. Порталда ничек тавыш бирү тәртибе күрсәтелгән,-диде Илья Начвин.

Фото: https://dvor.tatar/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading