16+

Ишегалларында машиналар калмаячак?!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә 2024 елга кадәр күп фатирлы йортларның 7 меңгә якын ишегалдын капиталь төзекләндерү бурычы тора.

Ишегалларында машиналар калмаячак?!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә 2024 елга кадәр күп фатирлы йортларның 7 меңгә якын ишегалдын капиталь төзекләндерү бурычы тора.

“Бердәм Россия” партиясенең халык мөрәҗәгатьләрен оператив хәл итү мәйданчыгында ишегалларыын төзекләндерү темасына “түгәрәк өстәл” булды. “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруда уңышлы эшләгән муниципаль берәмлек буларак, “түгәрәк өстәл”не Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин алып барды. 

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасы социаль яктан бик әһәмиятле. Кайбер ишегаллары йорт тапшырылганнан бирле төзекләндерү күрмәгән. Комплекслы яңартылган ишегаллары меңнәрчә кешеләргә уңайлы шартлар тудыра, ә уңайлы шартлар ул һәр кешене кызыксындыра, - дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Айдар Метшин.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров таныштырганча, быел Татарстанда 1074 ишегалды капиталь ремонтлана. Казанда быелгы исемлеккә - 223, Чаллыда - 88 һәм Түбән Камада 67 ишегалды алынган.

- Казанлылар 10-15 ел элек йортларның инженерлык челтәрләрен, түбәләрен төзекләндерүне сорыйлар иде. Торак фондын ныгытуда күп эшләр башкарылды һәм башкарыла. Хәзер инде кешеләр ишегалдында уңайлыклар булдыруны сорый. Яңа Савин районында ишегалларын яңарту да актив алып барыла,  -диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Уңайлы торак” идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Нуриев.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Илсур Хисмәтуллин әйткәнчә, йортларда яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү проектын тикшерүдә елдан-ел активрак һәм таләпчәнрәк катнашалар икән. 

- Ишегалдын төзекләндергәндә яшьләр автопаркавканы зурайтуны сорый, ә өлкәннәр агачларны кисүгә катгый каршы. Кайнар бәхәсләр дә куба, - дип өстәде “Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы” идарәче компаниясе җитәкчесе Олег Калимов.

Эксперт Анна Миңнеханова кешеләрнең ишегалдын төзекләндерү буенча 2022 ел планына электрон тавыш бирүдә дә җаваплы караганлыкларын әйтте. Йорт өлкәннәре Гөлсинә Рамазанова белән Елена Круглова ишегалларын матур һәм уңайлы итеп төзекләндерелгәне өчен Татарстан Президентына, шәһәр җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерде. 

Республикада ишегалларын капиталь ремонтлауга ел саен 8 миллиард сумга якын акча билгеләнә, ә һәр ишегалдын төзекләндерү уртача 7,5 миллион сумга төшә.

Айдар Метшин:”Нинди сорауларыгыз бар?”, - дип, журналистларга да мөрәҗәгать иткәч, мин “Шәһри Казан” газетасы исеменнән үз фикеремне җиткердем.

- Европа илләрендәге шәһәрләр ишегалдында чәчәклекләр һәм балалар уен мәйданчыклары гына, ә бездә автомобильләр баскан. Киләчәктә “Гараж” программасы кабул итәсе иде, - дидем.

- Андый программа бар иде инде, ләкин, кешеләр транспорт чараларын бушлай ишегалдында калдыруны хуп күрә, - диде Илдус Насыйров.

- Яңа Савин районындагы күп катлы гаражлар 30 процентка гына файдаланыла,-дип өстәде Марат Нуриев.

Сөйләшүгә йомгак ясап, Айдар Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашты. 

- Ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышында без барыбыз да өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык фикерен һәм тәкъдимнәрен кулланырга кушты, халык фикеренә таянабыз, яхшы тәкъдимнәрне проектка алабыз. Ишегалларын автомобильләрдән бушату бик кирәкле максат, әлбәттә. Ләкин, моңа ирешү өчен халык һәм хакимият тарафыннан бердәй омтылыш зарур. Түбән Кама шәһәрендә без ике ишегалдын автомобильләрдән азат итеп төзекләндерегә хыялланабыз, - диде Айдар Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading