16+

Каян килеп чыга бу бабайлар белән әбиләр? Нишләтәсе инде аларны?

Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова:”Өлкәннәрне һәрвакыт хөрмәт итәргә кирәк. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар нәкъ менә җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәргә юнәлтә дә инде”,-диде.

Каян килеп чыга бу бабайлар белән әбиләр? Нишләтәсе инде аларны?

Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова:”Өлкәннәрне һәрвакыт хөрмәт итәргә кирәк. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар нәкъ менә җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәргә юнәлтә дә инде”,-диде.

Татарстанда 1 117,9 мең пенсионер исәпләнә, бу республикадагы халыкның 25 проценты. 2015 елдан бирле өлкәннәр саны 7 процентка арткан.

— Республикада хәзер 189 кеше 100 яшен узды. Казанда да 104 яшьлек бер бабаебыз бар, озын гомерлеләрнең күпчелеге-хатын-кызлар. Өлкән яшьтәге 17 мең кешегә социаль ярдәм күрсәтелә, ә 3,5 мең кешене социаль хезмәткәрләр көн саен хәстәрли. 32 гаилә туган тиешле булмаган өлкәннәрне үзләренә карамакка алды, шулай киң күңеллелек күрсәткәннәре өчен рәхмәт аларга!- диде Эльмира Зарипова.

Пенсия алдындагы 2289 кеше мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашкан. Эльмира Зарипова искәрткәнчә, пенсия алдындагы кешеләрне эштән җибәргән яки эшкә алмаган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартыла.

Кызганыч, тормышта япа-ялгыз калган өлкәннәр дә бар. Андый кешеләр турында 8-800-600-42-34 телефоны аша шалтырытып әйтергә кирәк.
 — Мохтаҗлыкта калган ялгызакларга ярдәм чарасын табарга тырышырбыз,дип ышандырды министр Зарипова.

Эре сәүдә челтәрләре өлкәннәргә ярдәм акцияләре үткәрергә керешкән. Сатып алучылар да кибетләрдәге “Игелек кәрҗине”нә мохтаҗларга өләшү өчен ашамлыклар калдыра ала. Декада вакытында өлкәннәргә билгеле бер сәгатьләрдә бассейннардан һәм күнегүләр залларыннан бушлай файдалану мөмкинлеге тудырылган.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин пенсионерларга ташламалы дарулар урынына акча сайламаска киңәш итте. Социаль дару алырга исәпләгәнеңне әле 30 сентябрьгә кадәр хәбәр итеп өлгерергә була. Пенсия өлкәсенә кагылышлы сораулар туганда 8-800-6-000-000 телефоны аша Кол-үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев пенсионерларны коронавируска каршы мөмкин кадәр активрак вакцина ясатырга чакырды.
— Әлегә 120 мең пенсионер гына вакцина ясатты, республикадагы өлкәннәрнең 70 проценты вакцинасыз. Организмына яраган очракта, вакцина ясату бик әһәмиятле,- диде Альмир Абашев.

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов әйткәнчә, башкалада 300 мең пенсионер яши.
— ”Тормыш сөючеләр” (“Жезнелюб”) клуб челтәре бик зур эшчәнлек алып бара. Өлкәннәр 56 мәйданчыкта күңелләренә хуш түгәрәкләрдә шөгыльләнә: җырлыйлар, бииләр, театр уйныйлар, физкультура күнегүләре ясыйлар, компьютер белемнәренә һәм бакчачылык эшләренә өйрәнәләр. Башкалар да клуб эшчәнлегенә кушылсын,-диде Азат Абзалов.
 “Тормыш сөючеләр” клубына 236-42-93 телефоны аша язылып була.
 Россия пенсионерлары берлегенең Татарстан төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина “өлкән яшькә җиттем”, дип, өйдә моңаеп утырмаска чакырды.
— Өлкәннәргә ярдәм чаралары өчен Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт!- диде ул.

Татарстанның ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков та пенсионерларны актив тормыш рәвешеннән читләшмәскә киңәш итте. Республикада клубларда 3,6 мең иҗат берләшмәсе эшли икән.
— Быелның декабрь аеннан “Балкыш” иҗат фестивале башлана,- дип алхәбәр бирде Хәбир Иштирәков.
 Министрлар Кабинетындагы матбугат конференциясенең монысы концерт-тамашаны хәтерләтте. Балтач районының Арбор авылы мәдәният йортының “Ядкар” ансамбле чыгыш ясап шаккатырды. Тикмәгә генә “Балкыш” фестивале лауреаты түгел икән бу иҗат коллективы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading