16+

Кайда булсаң да, тавыш бирә аласың

Татарстанда 1 июльгә 2 миллион 933 мең сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар 18 сентябрьдә иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр барачак.

Кайда булсаң да, тавыш бирә аласың

Татарстанда 1 июльгә 2 миллион 933 мең сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар 18 сентябрьдә иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр барачак.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин кичә «Татар-информ» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә:
- Тавыш бирүдә сайлаучыларның 1 проценты гына катнашса да, сайлаулар узган дип исәпләнәчәк, сан таләбе юк. Татарстанда, әлбәттә инде, сайлау участокларына күбрәк халык киләчәгенә ышанам, - диде.

Татарстанда ундүт партиядән һәм бер мандатлы сайлау округларыннан 43 кандидатны җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлыйбыз. Федераль сайлауларда алдан тавыш бирү хокукы юк. Каядыр барган очракта, сайлау комиссияләреннән теркәлү таныклыгы аласың һәм шуның нигезендә тавыш бирәсең.

- Дөньяның 143 илендә яшәүче россиялеләр илчелекләрдә һәм консуллыкларда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашып, үзләренең Конституция хокукларын үти алачаклар. Туристлар өчен 18 сентябрьдә Казан аэропортында сайлау тартмалары куелачак, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Видеокамералар фәкать Казандагы 416 сайлау участогына гына урнаштырыла, рес­публиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында видеокамералар булмый. Һәр сайлау участогында кырыкка якын күзәтүче булырга мөмкин. АКШ белән Финляндиядән дә халыкара күзәтүчеләр инде килеп җиткәннәр.

- Республикада 800 мең сайлаучы - 18-35 яшьтәгеләр. Быел 33 мең кеше сайлауларга беренче мәртәбә киләчәк, ә 99 егет белән кызга сайлау көнендә 18 яшь тула. Сайлауга килгәч, аларны котлап, бүләкләр биреләчәк, - дип ымсындырды Әгъзам Гобәйдуллин.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «кайнар элемтә» телефоны: (843) 292-85-14. Элемтә атнаның эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә гамәлдә, ә 18 сентябрьдә тәүлек буена эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading