16+

Казан бистәләрен су белән тәэмин итү проблемасын ничек чишәчәкләр?

Казанның 53 бистәсенең су белән тәэмин ителешен яхшыртуга 3,1 миллиард сум тотылачак.  Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әйтте.

Казан бистәләрен су белән тәэмин итү проблемасын ничек чишәчәкләр?

Казанның 53 бистәсенең су белән тәэмин ителешен яхшыртуга 3,1 миллиард сум тотылачак.  Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әйтте.

Акча тотсаң – су ага, карамасаң – коргаксый

– Бистәләрне су белән тәэмин итү юнәлешендә соңгы елларда болай да шактый эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә, җәйге чорда су өзеклеге ике мәртәбәгә кимеде. 53 бистәне колачлаячак программаның якынча бәясе 3,1 миллиард сум. Бу акча водоканал челтәрен төзекләндерү буенча бер елга планлаштырылган финанс күләмнәреннән 12 мәртәбәгә зуррак, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Соңгы ун елда Казан бистәләрендә суүткәргечләр төзүгә һәм төзекләндерүгә 544 миллион сум акча тотылган.
Бистәләрдә су кертү шәһәр төзелешендәгегә караганда кыйммәткәрәк төшә: урамнар тар, техник коридорлар юк, үткәргечләр озын араларга сузыла. Салмачы, Константиновка, Царицыно, Әмәт, Кече Клыки, Борисково һәм башка бистәләрдә соңгы елларда 90 миллион сумнан артыграк финанс чыганакларына 43 чакрым суүткәргечләр эшләнде, – дип дәвам итте чыгышын Искәндәр Гыйниятуллин.

Башкарылган эшләр уңай нәтиҗәсен биргән. Су күпләп кулланылган җәйге чорда бистәләрдә су белән тәэмин итүдәге өзеклекләр ике мәртәбәгә кимегән, халыктан кергән зарлы мөрәҗәгатьләр саны да азайган.

 Казан территориясендә барлыгы 97 бистә исәпләнә. Аларның яртысыннан күбрәге мегаполиска соңгы 30-40 ел дәвамында кушылган. 
 – Бистәләр электр белән яхшы тәэмин ителгән, яңа электр линияләре һәм корылмалары төзелә. Газ кертү эшләре аз гына калыша. Тик, бистәләрне су белән тәэмин итүдә чишелмәгән мәсьәләләр һаман да күп. Казан территориясенә караган 24 бистә шәһәрнең водоканал челтәренә тоташмаган әле. Аларның 9ы – Совет, 7се – Идел буе, 4се – Киров һәм 3се Авиатөзелеш районнарында. Бу бистәләрдә су скважиналардан алына, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Программа кысаларында башкарылачак эшләр Казан бистәләрен су белән тәэмин итүне тамырдан яхшыртыр дип уйланыла. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading