16+

Казанга крокодил алып кайтмагыз

Чит илләргә чыкканда, товар белән эш йөрткәндә башны юләргә салырга ярамый. Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев узган елдагы эшчәнлекләре турында сөйләде.

Казанга крокодил алып кайтмагыз

Чит илләргә чыкканда, товар белән эш йөрткәндә башны юләргә салырга ярамый. Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев узган елдагы эшчәнлекләре турында сөйләде.

- Татарстанда хәзер 7 таможня посты гамәлдә. Казанның почта таможнясы быелның 1 февраленнән Үзәк почта таможнясына күчерелде. Узган елның 11 аенда тышкы сәүдә 16 миллиард 13 миллион 100 мең АКШ долларын тәшкил итте. Шуның экспортка товар чыгару өлеше 10 миллиард 991 миллион 700 мең доллар булды. Товар әйләнеше үсә башлады, пандемия чикләүләре хөкем сөргән 2020 елда күрсәткеч 12,4 миллиард доллар гына иде, - диде Марат Гәрәев.

Татарстан таможнясында узган ел товарларга 1421 декларация тутырылган. Федераль үзәккә 2 миллиард 739 мең сум таможня түләве күчерелгән. Республикага маркировкасы, ягъни товар документлары дөрес булмаган 16,7 тонна азык-төлек продукциясе (1 миллион 748 мең сумлык) кертелмәгән. Шулай ук маркировкасыз 44 071 берәмлек сәнәгать продукциясе сату әйләнешеннән алынган. Маркировкасыз товарлар исемлегендә тәмәке продукциясе зур урынны били.

Чит илләргә чыкканда яки кайтканда нинди товарлар белән эш йөртергә һәм нинди гамәлләр башкарырга яраганлыгын таможня сайтыннан өйрәнү зарур. Соңыннан “белмәдем” дип елау ярдәм итми. Хәтерләсәгез, Казанга ун еллар элек крокодил карачкысы алып керергә маташканнар иде. Шуннан бирле экзотик җәнлекләр һәм үсемлекләрне рөхсәтсез алып керү очраклары теркәлгәне юк, шөкер.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading