16+

Казанның төп яшьләр урамы җәяүле урамга әйләнәчәк

07 сентября 2023, 12:57
657
0
1
Уку өчен 2 минут

Татарстан башкаласында 16 нчы сентябрьдә Профсоюз урамында икенче фестиваль узачак.

Казанның төп яшьләр урамы җәяүле урамга әйләнәчәк

Татарстан башкаласында 16 нчы сентябрьдә Профсоюз урамында икенче фестиваль узачак.

Программада – шахмат һәм өстәл теннисы буенча турнирлар, лекцияләр, бию батллары, әйберләр һәм үсемлекләр алмашу, бар ишегалдында спектакль күрсәтү һәм музыка.

Чара вакытында Казанның төп яшьләр урамы җәяүлеләр урамы булачак.
«Фабрика. Профсоюз» фестивале урта һәм кече бизнесны, гомуми туклану учреждениеләрен, шулай ук музыкаль, театр һәм спорт шәһәр берләшмәләрен берләштерәчәк.

Чарада катнашырга теләүче гастропроектларга +7(950)314-12-75 телефоны аша фуд-корт кураторы белән элемтәгә керергә кирәк. Үсемлекләрне алмаштырырга яки сатарга теләүчеләр өчен теркәлү ачык.

Фестиваль 15:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле. Тулырак программа һәм хедлайнерлар соңрак билгеле булачак.

Чараны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Мәдәни һәм социаль проектлар дирекциясе ярдәме белән Казан Мэриясе интернет-журнал редакциясе белән берлектә үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, Профсоюз урамында беренче фестиваль 2021 елның көзендә узды. Аны 20 меңнән артык кеше караган. DJ VOLAC, Тося Чайкина, Антоха МС һәм Zoloto төркеме хедлайнерлар булды, дип яза Казан мэриясе сайты. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading