16+

“Киләчәк Уеннары” үзебезнең Сабантуй түгел шул

Татарстан башкаласында быелның 21 февраленнән 3 мартына кадәр “Киләчәк Уеннары” фиджитал-спорт халыкара бәйгесе була.

“Киләчәк Уеннары” үзебезнең Сабантуй түгел шул

Татарстан башкаласында быелның 21 февраленнән 3 мартына кадәр “Киләчәк Уеннары” фиджитал-спорт халыкара бәйгесе була.

“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә тәүге матбугат конференциясе үткәрелде. Анда чит илләр журналистлары да катнашты.

– Казан спорт дөньясында үзен беренче мәртәбә генә күрсәтүе түгел. Футбол, йөзү буенча дөнья чемпионатлары уздырдык. Ләкин,“Киләчәк Уеннары” бөтенләй башка, ул киләчәк заман уеннарына тәүге адым. Спорт бәйгесендә катнашучылар өчен 80 төрле мәдәни чара планлаштырылды. Болар: музейларга экскурсияләр, Шаляпин фестивале, театрлар. Кунакханәләр әзер, спортчыларга һәм кунакларга татар милли аш-сулары тәкъдим ителәчәк. Хуш килдегез! – диде башкала мэры Илсур Метшин.

“Киләчәк Уеннары” проекты җитәкчесе Игорь Столяров таныштырганча, бәйгедә 107 илдән 294 команда көч сынашачак.

– Казанның спорт чаралары оештыру тәҗрибәсе зур. Казандагы кебек кунакчыллык дөньяның бер генә шәһәрендә дә юк, - диде Игорь Столяров.

–“Киләчәк Уеннары” бәйгесен гел Казанда оештыру мөмкин түгелме? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Монысын имин генә үткәреп җибәрик әле башта. “Киләчәк Уеннары” үзебезнең Сабантуй түгел шул. Уен төрле илләрдә уза, һәр илнең һәм шәһәрнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. 10 елдан соң, янә Казан кандидатурасын куеп булыр, - дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.

–Казанда киләсе җәйдә БРИКС илләре спортчыларының бәйгесе була. Бу уеннарны БРИКС уеннарына кадәр сузарга кирәк. Ә чынлап әйткәндә, “Киләчәк Уеннары” бәйгесен ел саен Казанда оештыру – яхшы идея, - диде Игорь Столяров.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading