16+

Кол Шәриф мәчетенә җимерелү куркынычы яныймы?

 Казанда узган атнада язгы кар сулары көтелмәгән хәл тудырды. Җир йомшарту сәбәпле, Кремльнең тау битендәге күзәтү мәйданчыгы диварының бер өлеше ишелде. Әлеге күзәтү мәйданчыгы элекке “Бишпочмаклы каланча” (“Пятигранная башня”) урынында ясалган. Каланча XVI гасыр азагында- XVII гасыр башында төзелгән булырга тиеш, дип уйланыла.

Җимерелеп юкка чыгу вакыты XIX гасыр азакларына туры килә. Җир куенында “Бишпочмаклы каланча”ның нигез ташлары саклана. Аның өстенә төзелгән күзәтү корылмасы тарихи әһәмияткә ия түгел. 

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 20 апрельдә матбугат конферециясе үткәрде.
— Күзәтү корылмасының дивар өлеше ишелеп төшүгә бәйле рәвештә Кол Шәриф мәчетенең дә нигез-диварларына игътибар бирелдеме. Кол Шәриф мәчетенә җимерелү куркынычы янамыймы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән, ул- дөньякүләм әһәмияткә ия корылма. Кол Шәриф мәчетенең генә түгел, Кремльнең һәм Кремль эчендәге барлык корылмаларның дивар-нигезләре тикшереп чыгылды. Татарстан Президентына мәгълүмат җиткереп торыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясен төзеклектә тотарга, “Казан Кремле” тарихи-архитектура комплексын туристлык максатларында колачлы файдаланырга куша. Кремль эчендәге әле буш булган корылмалар кулланышка кертеләчәк. Спасс каланчасында Бөек Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак. Кол Шәриф мәчете диварына җимерелү куркынычы янамый,- дип җавап бирде Кремль вәкиле. 
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading