16+

Консерваториядә укучы Кытай студентлары саны елдан-ел арта

«Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы программасы бай булачак.

Консерваториядә укучы Кытай студентлары саны елдан-ел арта

«Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы программасы бай булачак.

13-15 ноябрь көннәрендә Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумы узачак. Алга таба ул ел саен үтәр дип ниятләнелә. 

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп узганча, былтыр үткән беренче форумның нәтиҗәләре республикабызның икътисадында, инвестиция һәм сәүдә өлкәсендә инде бүген күренә дә. Быел Россия белән Кытай арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә дә 75 ел була икән. Бу – бик мөһим факт, дип ул күптән түгел генә Кытай лидеры Си Цзиньпинның рәсми визит белән беренче тапкыр Казанга килүен дә ассызыклады. 

Узган елгы форумда 7 мең кеше катнашса, быел анда 10 мең кешенең катнашуы көтелә. Шулай ук Казанга Россиянең 69 субъектыннан киләчәкләр.

– Форумның эшлекле программасы бик киң. Анда сәүдә, технологияләр,  мәдәният, мәгариф, таможня, арбитраж, төзелеш, логистика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, туризм һәм башка тармакларга кагылышлы 70 профильле сессия узачак. Шулай ук сәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр, кытай киносы фестивале, концерт, Кытайның «Куньлунь Стар» командасы белән  хоккей матчы, өстәл теннисы, шахмат турниры, картинналар галереясы, Кытай чәе церемониясе һәм башкалар оештырылачак. Чаралар иртәгә Тукай скверында агачлар утырту акциясе белән башлана, – дип хәбәр итте Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында. 

Аның әйтүенчә, “Казан Экспо”ның биш меңлек павильонында “Coffee Tea Cacao Expo” күргәзмәсе оештырыла. Күп еллар Мәскәүдә узган күргәзмәне безгә җәлеп итә алганнар. Чарада каһвә, чәй, какао җитештерүчеләр катнашачак. Павильонга кергәндә чәйләр тәкъдим ителә торган өч зона булдырыла: кытай, рус һәм татар чәе. Әлбәттә, татар чәен чәк-чәксез күз алдына да китереп булмый. Без аны тиешле күләмдә әзерләдек, диде Инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе. 

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү һәм мәдәният өлкәсендә ике яклы элемтәләрне киңәйтү максатларында бу һәм киләсе ел илебездә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Россия – Кытай мәдәниятләре елы дип игълан ителүен әйтте. 

– Татарстанда яшьләр дипломатиясе юнәлеше актив үсә. Консерваториядә Кытай студентлары саны елдан-ел арта. Хәзерге вакытта анда 226 студент белем ала, – дип билгеләп үтте ул. 

Форум көннәрдә башкаланың «Мир» кинотеатрында Кытай киносы көннәре узачак. «Казан Экспо»да форум кунаклары өчен үз эченә концерт программасын алган мәдәни, халык һөнәрчелеге предметларыннан торган күргәзмә зоналары эшләячәк.

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер 2023 елда Татарстан белән Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 3 милилард долларга җитүен ассызыклады. Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре: IT-өлкә, медицина, мәгариф, машина төзелеше, нефть-газ химиясе өлкәсе һәм башкалар.

Быел ике арада үзара илле рәсми визит булган. Кытай төбәкләре белән сигез хөкүмәт килешүе төзелгән. 28 сентябрьдә Казан белән Шанхай арасында туры авиарейс ачылган. 11 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, аннан 7 мең пассажир кулланган.  

14 һәм 15 ноябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында «Ребус. Агломерацияләр: Тәҗрибә. Мөмкинлекләр. Таләпләр" халыкара форумы да узачак. Анда 23 ил, шул исәптән Кытай, Согуд Гарәбстаны, Бразилия, Катар, шулай ук Россиянең 60 субъекты вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

– Спикерлар сыйфатында федераль һәм төбәк министрлыклары һәм үсеш институтлары, тармак ассоциацияләре, берләшмәләре, әйдәп баручы Россия компанияләре чыгыш ясаячак, – дип сөйләде Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова.
Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо сүзләренчә, халыкара вазгыять ничек кенә үзгәрсә дә, ике арадагы мөнәсәбәтләр барлык тармакта да сакланып калачак һәм үсәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading