16+

Марат Бәширов: “Бу Конституция чын мәгънәсендә халык Конституциясе булачак!”

Сәясәт белгече Марат Бәширов бүген уза торган РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең барышына бәя биреп, Россиянең яңа Конституциясе чын мәгънәсендә халык конституциясе булачак дип белдерде.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең барышына кыскача күзәтү ясап, Марат Фоат улы инде берничә көн буе дәвам иткән әлеге сәяси чараның беренчел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халык үзенең киләчәгенең мөһимлеген аңлап эш йөртә, тавыш бирүдәге активлык та шуның белән аңлатыла, ди. Ә инде илнең яңа Төп Канунында урын алачак төзәтмәләрдә ул өч үзенчәлекне билгеләп үтте.

Беренчедән, тавыш бирүчеләр анда төп социаль нормаларның тавыш бирү юлы аша беркетелүен, ягъни сайлаучыларның тормышыбызның социаль юнәлешен иң әһәмиятлеләрдән санавы.

Икенчедән, яңа Конституциядә милли республикаларның статусы тиешле дәрәҗәдә берекетелә. Бу шулай ук мөһим факт.

Өченчедән, ил хакимиятләре пандемиягә бәйле вәзыгять шартларында, тавыш бирүне куркынычсыз үткәрә алуын күрсәтте, җәмгыять ил язмышы өчен мондый мөһим карар кабул иткәндә, халыкның сәламәтлеге куркынычсызлыгы беренче урында торуына басым ясады.

Тавыш бирү мондый шартларда беренче тапкыр үткәрелә. Ә шулай да, гади тавыш бирүчеләр моның нинди әһәмияткә ия булуын яхшы аңлый. Шуңа да сәяси активлык югары. 

Фәрит Нурмөхәммәтов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading