16+

Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов KazanForum һәм Russian Halal Expo хәләл-күргәзмәсен ачуда катнашты

«Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе ачылды. ​​​​​​​Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан KazanForum федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашачак. Барлыгы 150дән артык эшлекле сессия планлаштырылган.

Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов KazanForum һәм Russian Halal Expo хәләл-күргәзмәсен ачуда катнашты

«Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе ачылды. ​​​​​​​Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан KazanForum федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашачак. Барлыгы 150дән артык эшлекле сессия планлаштырылган.

Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, ИХО генераль секретаре урынбасары Әхмәд Кавеса Сенгендо катнашты.

Вице-премьер ассызыклаганча, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында ныклы дуслык һәм тирән хөрмәт бәйләнешләре бар. "Безнең партнерлыкның стратегик характеры мөнәсәбәтләрне ныгыту гына түгел, ә яңа перспективалар да ача. Бу хакта соңгы 3 елда Россиянең ИХО дәүләтләре белән товар әйләнеше 30%ка диярлек артуы да сөйли. Көчләрне берләштереп, без бергәләп булган проблемаларны җиңеп, дәүләтләребезнең һәм халыкларыбызның чәчәк атуына ирешә алачакбыз», - диде Марат Хөснуллин.

Кохир Рәсүлзодә үз чиратында форумның әһәмиятен Россия һәм Таҗикстан арасында үзара инвестицияләр һәм кооперация өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту һәм алга таба киңәйтү күзлегеннән югары бәяләде.

Татарстан Рәисе KazanForum катнашучыларын сәламләде һәм форумны әзерләүдә ярдәмнәре өчен РФ Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. "Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасыннан актив эшләгән дусларыбызга, KazanForumга килгән барлык чит ил партнерларына һәм бизнес вәкилләренә аерым рәхмәт сүзләре. Без кунакларыбыз өчен уңайлы эш шартлары булдырырга һәм яңа элемтәләр урнаштырырга тырыштык. Бу форум илләребезнең алга таба чәчәк атуына ярдәм итәр дип ышанам», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук форумда катнашучыларга Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сәламләү юллады.

Ачылу тантанасыннан соң кунаклар Russia Halal Expo экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмә Россиядә хәләл индустриянең иң зур мәйданчыгы булып тора. Катнашучылар арасында: икътисадның барлык тармаклары вәкилләре, шул исәптән азык-төлек җитештерү, сәламәтлек саклау, сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм, мәгълүмати технологияләрне, финансларны һәм инвестицияләрне дә кертеп. Күргәзмәдә ислам икътисады инициативалары, үзара файдалы технологик альянслар, B2B-проектлар, эре бизнес һәм МСП субъектлары продуктлары тәкъдим ителде.

Күргәзмә кысаларында Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов «Хатын-кыз-эшкуар: гаилә һәм бизнес балансы» секциясендә катнашучыларны сәламләделәр, «Атом» электромобиле прототибы белән таныштылар, шулай ук «Аурус»автомобильләрен карадылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Фото: https://tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading