16+

Маринэ Хухунашвили: “Дөреслек һәм тынычлык хөкем сөрсен иде”

Грузиннар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили үз телеңдә сөйләшә алмау — ул кеше хокуклары бозылу, дип саный.

Грузиннар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили үз телеңдә сөйләшә алмау — ул кеше хокуклары бозылу, дип саный.

- Ярлы тынычлык каршылыклардан әйбәтрәк, әлбәттә. Без уйлап тапкан әйбер түгел бу. Конфликт, бәрелеш — кеше тормышында булырга мөмкин иң начар әйбер. Әмма башка юл юк икән, Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданины үз җитәкчелеге яклы булырга тиеш. Чөнки ул хакимият Россия ихтыяҗларын да, Россия гражданнары ихтыяҗларын да яклый. Тугандаш халыклар алар. Кайчан да булса бу ике дәүләт, ике халык арасында барган киеренке хәлләр, конфликтлар бетерелергә тиеш иде. Хәзер үзеңнең булган әйбереңнең кадерен тагын да яхшырак аңлый башлыйсың. Мисал өчен, безнең Татарстанда халыкларның туган телләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклансын өчен күпме нәрсә эшләнелә! Этно-мәдәни белем бирә торган мәктәпләр, Идел буе халыклары мәдәнияте, җирле халык мәдәнияте мәктәпләре бар. Аларга, милли үзенчәлекләрен саклар өчен, бар яклап та ярдәм күрсәтелә. Кайдадыр исә кешеләрнең шул хокуклары бозылуны күрәбез, аларга өйләрендә үз телләрендә сөйләшергә рөхсәт ителми. Шуларны күреп, булган әйбернең кыйммәте тагын да арта.

Әни буларак, ике яктан да егетләр үлмәсен, әниләрнең күз яше акмасын дип телим. Барысы да тизрәк бетеп, дөреслек һәм тынычлык хөкем сөрсен иде. Дөреслекне бар кеше дә кабул итми, ул ут кебек этеп ала. Халык тынычлыкта, каршылыкларсыз яшәргә хокуклы. 8 ел барды конфликт. Хәзер политологлар аның бетүен әйтә. Без барыбыз да моны тели, - диде Казандагы “Сиони” грузиннар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе турындагы фикерләре белән уртаклашып.

Фото: addnt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading