16+

Мария Захарова: “Каршылык бүген дә бар"

Казан Федераль Университетында Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белән онлайн-очрашу узды. Студентлар, укытучылар үз сорауларын туры эфирда бирү бәхетенә иреште. Сөйләшү барышында булган кайбер сорау-җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Мария Захарова: “Каршылык бүген дә бар"

Казан Федераль Университетында Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белән онлайн-очрашу узды. Студентлар, укытучылар үз сорауларын туры эфирда бирү бәхетенә иреште. Сөйләшү барышында булган кайбер сорау-җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

– “Салкын” сугыш Советлар Союзы вакытында тәмамландымы яки хәзер дә барамы?
– Политология термины буларак, “салкын” сугыш билгеле бер тарихи этапны күздә тота. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, дөньяны йогынты ясау өлкәләренә бүлү, сәяси системалар каршылыгы – “салкын” сугыш дип атала. Бу терминны тарихи аралыкны аңлату өчен куллану, дөресрәк була. Каршылык бүген дә бар. Без башка илләргә социализм, коммунизм ошамый дип уйлаган идек. Идеология беткәч, каршылык та тәмамланырга тиеш. Без бит демократия, уртак фикер йөртү өчен идек. Әмма башкалар бүтәнчә уйлаган. Аннан территориябезне хәрби базалар белән уратып алу, безнең эчке эшләргә кысылу башланды.

– Дөньякүләм сәүдә өчен контрагентлар кайдан табарга? Моңа кадәр булган сатып-алу күләмен кире кайтарып булачакмы?
– Яшәргә, өметләнергә кирәк. Кайдан партнерлар табарга дисәгез, һичшиксез Азия, Африка, СНГ. Бу сезнең нәрсә белән шөгыльләнергә теләвезгә бәйле. Әлбәттә, Латин Америкасы. Бу илләр үзләрен бүгенге көндә уникаль күрсәттеләр. Куркыттылар – алар курыкмады, кызыктырдылар – алар селкенмәде. Пандемиядан соң икътисадны торгызу өчен, күпләргә кредитлар да кирәк бит. Бу илләр "без үзебез беләбез" диде. Партнерлар бар, калганы сезнең максатыгызга бәйле.

– Кариб кризисы “салкын” сугышның иң югары ноктасы булды. Аның аркасында атом сугышы килеп чыгарга мөмкин иде. Бүгенге көндә мондый куркыныч хәл була аламы?
– Яңарак кына атом коралын куллану һәм тарату мәсьәләсенә карата фикеребезне белдердек. Бу документ белән танышып була. Без фикеребезне әйттек. Көнбатыш атом державалары да үз фикерен белдерсен иде. 

– Хәзерге вакытта ялган мәгълүмат күп. Сезнең фикерегезчә, кайсы чыганаклардан соңгы вакыйгалар белән танышып була?
– Берничә чыганак сайлап алыгыз. Киләчәк вакыйгага фаразлар биргән мәкаләне теркәп куегыз һәм чагыштырыгыз. Алдан тасвирлаган сүзләр чынга ашканмы яки юкмы. Шулай сез үзегезнең медиачыганаклар исемлеген төзи алачаксыз.

Илгизә Галиуллина 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading