16+

Миңнеханов ятимнәргә фатир турында: Мөмкинлек бирәбез, ә алар үзләрен лаексыз тота

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт тарафыннан бирелгән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләргә бурычлары турында хәлгә фикерен белдерде.

Миңнеханов ятимнәргә фатир турында: Мөмкинлек бирәбез, ә алар үзләрен лаексыз тота

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт тарафыннан бирелгән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләргә бурычлары турында хәлгә фикерен белдерде.

Бу хакта ул төбәкнең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә әйтте.
«Тема бар — ятимнәр. Бер яктан, без зур социаль мәсьәләне хәл итәбез, бу балаларга мөмкинлек бирәбез. Икенче яктан, аның без теләгәнчә кабул ителмәвен күрәбез. Әмма закон бар, аны үтәргә кирәк», — диде республика җитәкчесе.

Россия Хөкүмәте 23 яшьтән өлкәнрәк ятим балаларга торак сертификаты бирү тәртибен раслады, дип искәртте ул. Быелдан алар аны уңайлыклары булган торак сатып алу яки ипотекага түләү өчен куллана ала.

«Алар үзләрен тиеш булмаганча тота, начар социальләшкәннәр, дип теләсә ничек фикер йөртә алабыз. Ләкин, мөгаен, монда безнең дә гаеп бардыр. Димәк, без алар белән җитәрлек эшләмәгәнбез», – дип таныды Татарстан Рәисе.

Ятим балалар өчен фатирлар саны һәм булган проблемалар турында республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.

«2023 елда ятим балалар өчен республика махсус торак фонды 762 торак бина белән тулыландырылды. Сатып алына торган фатирлар саны ел саен артуга карамастан, ихтыяҗ сакланып кала», – диде республика ведомствосы башлыгы.

Хәзер Татарстан милкендә ятим балаларга билгеләнгән 3900гә якын фатир бар. Аларның торышын контрольдә тотарга һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәк. Татарстанның 30дан артык районында бурыч инде 56 млн сумнан артып киткән. Бурычлыларның күбесе эшкә урнашмаган, башка милке юк, шуңа күрә бурычларны түләтү мөмкин түгел, дип билгеләп үтте Әһлиуллин.

Узган ел ятим балалар өчен 12 фатир ремонтланган, алар милекченең үлеме сәбәпле яки суд карары белән кабат дәүләт милкенә кайтарылган.

«Сатып алу вакытында министрлык гариза бирүчеләрнең булмавы белән очраша. Бу исә сметаларны яңадан карап чыгу һәм конкурсларны кабат үткәрү зарурлыгына китерә. Нәтиҗәдә, ятимнәр бинаны тиешле хәлгә китерүне озак вакыт көтә һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыела, аларны урнаштыру бурычы республика бюджетына йөкләнә», – дип ассызыклады Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы.

Татар Информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading