16+

Минтимер Шәймиев: «Кыйммәте берни белән дә чагыштыра торган түгел»

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюсында 25 ел элеккеге тарихи көннәр, Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итү турында сөйләгән иде.

Минтимер Шәймиев: «Кыйммәте берни белән дә чагыштыра торган түгел»

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюсында 25 ел элеккеге тарихи көннәр, Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итү турында сөйләгән иде.

Әлеге әңгәмә газетабызның 25 июнь санында басылып чыкты (www.shahrikazan.com сайтыннан да укырга мөмкин. - Ред.). Бүген шул әңгәмәдән бер өзек - 1990 елның 30 августы турында истәлекләрен һәм Минтимер Шәймиев үзе безгә тапшырган, шул көнне ясаган чыгышын китерәбез.

- Минтимер Шәрипович, бер әңгәмәгездә сез тормышыгызның иң матур мизгеле дип Татарстан Суверенитет алган көнне - 1990 елның 30 августын, ә иң ялкынлы чыгышыгыз дип шул көнне Югары Совет депутатлары каршында ясаган чыгышыгызны атаган идегез. Фикерегез үзгәрмәдеме?
- Юк, ул үзгәрә алмый! 1990 елгы чакырылыш - беренче демократик парламент булды, аның составында нинди генә депутатлар юк иде. Быел 30 майда, бу истәлекле датаны бәйрәм иткәндә, аларның барысына да баш иеп рәхмәт әйттем. Ни өчен минем күңелемдә калды ул мизгел? Ул вакыттагы бәхәсләрне күрсәгез... Декларация кабул иткәндә барысы да, хәтта каршылар да хуплап тавыш бирде, бары тик бер кеше генә битараф булды - тавыш бирми калды. Без ул чакта мондый хәлләрне беренче генә күрәбез бит әле. Ә мин - икеләтә җитәкче: Югары Совет рәисе дә, партия өлкә комитетының беренче секретаре да. Гомәр Исмәгыйлевичны (Усманов. - Ред.) Мәскәүгә алганнан соң, партия тормышында беренче мәртәбә альтернатив тавыш бирү юлы белән, беренче секретарь итеп тә сайлаганнар иде. Җаваплылык гаять зур иде... Әле бит яшьлек тә бар...

Катлаулы һәм кискен бә­хәс­ләрдән соң, төн уртасында Декларацияне кабул иттек, мин трибунага чыктым һәм бернинди әзерлексез, чыгыш ясадым. Алдан әзерләнеп булмый, чөнки тавыш бирүнең нәрсәгә китерәсен күз алдына да китерү кыен, иң демократик тавыш бирү иде ул. Чыннан да, мизгеле - хәлиткеч, ә кыйммәте берни белән дә чагыштыра торган түгел. Шуңа күрә хәзергәчә онытылмый ул.
Туфан Миңнуллин халыкның ул көннәрдәге халәтен яз көне бозауны яланга чыгару белән чагыштырды. Кыш көне туып, өйдә яки җылы абзарда торган бозау, яз көне беренче тапкыр кырга чыккач, томырылып чаба, тибенә, сөзешә - нишләргә белми, менә без дә шундыйрак идек. Шундый чорны уздык.

Сират күпере кичкән заман дип атыйм ул елларны. Урамда митинглар бара. Берәрсе салып килепме, кызып китепме, кемгәдер пычак кадый күрмәсен дип бик курыктым. Очкыннан ялкын кабына диләр бит. Аллага шөкер, андый хәлләр булмады. Ә калганы инде гаепләрлек түгел. Байрак күтәреп Югары Совет түбәсенә менеп китүчеләрне ничек гаеплисең? Хисләр тулып ташкан бит. Кайчагында мине яши торган өемә кадәр лозунглар кычкырып озата баралар иде. Берни дә эшләп булмый - чөнки син җаваплылыкны үз өстеңә алгансың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading