16+

Полилингваль Президент, субсидияләр һәм хезмәт хакы

ДЕПУТАТЛАР ҖӘЙГЕ ЯЛЛАРЫ АЛДЫННАН СОҢГЫ УТЫРЫШЛАРЫН УЗДЫРДЫ. Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә 40ка якын мәсьәлә каралды.

Полилингваль Президент, субсидияләр һәм хезмәт хакы

ДЕПУТАТЛАР ҖӘЙГЕ ЯЛЛАРЫ АЛДЫННАН СОҢГЫ УТЫРЫШЛАРЫН УЗДЫРДЫ. Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә 40ка якын мәсьәлә каралды.

КАЗАН КИҢӘЯ

Лаеш районының Матюшино торак пунктына кергән алты җир кишәрлеге хәзер Казан территориясе составында булачак. Әлеге кишәрлекләрдә торак йортлар урнашмаган, ягъни алар кулланылышта түгел. Бу кишәрлекләрнең нинди максатта файдаланачагы төгәл билгеле түгел. Әмма бу җирләрдән ерак булмаган «Динамо» спорт комплексын җәелдереп, биатлон белән шөгыльләнү өчен үзәк булачак дигән фаразлар бар.

АКЧА ТАБЫЛГАН

Республика парламенты депутатлары Татарстанда дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырмау хакында фикер алышкан иде һәм моңа кагылышлы канун проекты да әзерләнде. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге максатка акча табу сәбәпле, канун проекты утырышта каралмады. Билгеле булганча, дәүләт хезмәтендәгеләрнең эш хакы быелның октябрь аенда арттырылачак.

ДИРЕКТОРЛАР ЧИТТӘ КАЛМАЯЧАК

Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар ут, су, коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарга тиешле субсидияләр ала иде. Дөрес, бу зур сумма түгел, уртача 431 сум. Хәзер бу субсидияләр мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына да бирелә башлаячак. Әлеге максатларга ай саен 928 мең сум акча таләп ителәчәк.

ПРЕЗИДЕНТ НИЧӘ ТЕЛ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ?

Депутат Ркаил Зәйдулла чыгышында Президентка кандидатлар һәм аларның татар телен белү мәсьәләсен күтәрде.
– Безне көз көне җаваплы чор көтә. 13 сентябрь – Президент сайлаулары. Анда безнең хәзерге Президенттан кала тагын берничә кеше ул югары урынга дәгъва итә. Ләкин ул дәгъвачыларның татар телен белү мәсьәләсе шик уята. Белгәнегезчә, безнең Конституциянең 91нче маддәсендә акка кара белән ике дәүләт телен дә белергә (Татарстан Президентына кагылышлы таләпләр хакында сүз бара. – Авт.) дип язылган. Язуы язылган, механизмнары юк.

Кандидатлар берсе мин ипи-тозлык беләм, ди. Икенчесе Фәрит Мөхәммәтшин соң гына татарча өйрәнде, мин дә аның кебек үк даһи, ди. Бу сүзләр өмет уята, әлбәттә. Ләкин даһилар, кызганычка, бик сирәк була бит. Сүзгә генә ышанып, белмәгән килеш белдем ди. Ул ачыктан-ачык алдый дигән сүз, халык аңардан нәрсә көтәргә тиеш? Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы булды. Анда Камил Ногаев бик эчтәлекле чыгыш ясады. Ул үзебездән башларга кирәк, ди. Депутатлар арасында яртысыннан күбрәге татар телен белә бит. Бу югары мөнбәрдән ешрак татар теле ишетелергә тиеш, дип уйлыйм мин. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү уңаеннан, бездә дә үзгәрешләр булачак. Шуңа да үзебезнең Төп канунның 8нче яисә 91нче маддәсенә республикада дәүләт төзүче халыкның теле дип татар телен беркетергә кирәк, – дип фикер
белдерде Ркаил Зәйдулла.

КОНСТИТУЦИЯГӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТҮ НӘТИҖӘСЕНДӘ, РЕСПУБЛИКАДА ПРЕЗИДЕНТ АТАМАСЫ КАЛЫРМЫ ИКӘН ДИГӘН СОРАУ ДА АКТУАЛЬ.

– Субъект үзенең җитәкчесен һәм канун чыгару органын, Төп канун нигезендә, үзе теләгәнчә атый ала, –
дип искәртте Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото:https://tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading