16+

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 55 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 53 татарстанлы дәүләт бүләкләре лауреаты булды.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 55 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 53 татарстанлы дәүләт бүләкләре лауреаты булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең терәк төбәге. Республика масштаблы инвестицион, социаль-икътисади һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра. Агымдагы шартларда без төп икътисади күрсәткечләрнең үсешен тәэмин итә алдык. Республикабыз үсешенә әлеге залда булган һәркем дә зур өлеш кертә», - диде Республика Рәисе. 

Ул ассызыклаганча, бүген илгә моңарчы күрелмәгән басым шартларында иң амбициоз проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. «Тышкы янаулар һәм басым ясау безне берләштерде генә. Илебезне һәм аның киләчәген батырлык һәм каһарманлык белән яклаучы татарстанлылар белән горурланабыз. Бүген безнең белән бу залда махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Илнең технологик суверенитетын һәм оборона потенциалын тәэмин итүгә зур өлеш кертүче республика предприятиеләре хезмәткәрләрен, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештыруда актив катнашкан оешма җитәкчеләрен хөрмәтлибез», - диде Рәис. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә Укытучы һәм остаз елы ахырында республиканың гомуми белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары вәкилләре югары бүләкләр белән билгеләнде. "Укыту хезмәтенең кыйммәте бәяләп бетергесез. Үсеп килүче буынны тәрбияләп һәм белем биреп, нәкъ менә педагоглар илебезнең киләчәген төзи», - дип белдерде ул. 

Сәламләү сүзләреннән соң Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Әйтик, Дәүләт гамәли оптика институты директоры Сергей Козлов – Мактау ордены, Казанның «Ля Примавера» камера оркестры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов – Дуслык ордены, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвич – «Татарстан Республика алдындагы казанышлар өчен» ордены, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов - «Дуслык» ордены, «Зенит» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков һәм Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнде.

1232нче мотоукчы полкының штаб башлыгы урынбасары, майор Шамил Хәлиуллин, 428нче мотоукчы полкы башлыгы урынбасары, майор Сергей Белов, 1232нче мотоукчы полкы кече лейтенанты Александр Макаров, 1232нче мотоукчы полкы ефрейторы Артур Галимов, 430нчы мотоукчы полкы ефрейторы Сергей Пугачев һәм 430нчы мотоукчы полкы рядовое Георгий Бикеев махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен «Татарстан Республика алдындагы казанышлар өчен» орден медаленә лаек булды.

Киләсе ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта республикада ул фәнни-технологик үсеш елы билгесе астында узачак. "Безнең алда яңа масштаблы бурычлар тора: эре халыкара чаралар узачак, мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар һәм, иң элек, Россия Президентын сайлаулар узачак. Татарстанлылар ил файдасына дөрес сайлау ясарлар дип ышанам. Һәм уртак тырышлык белән без иң югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз", - дип өстәде Раис Татарстан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading