16+

Рөстәм Миңнеханов шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное башлыклары белән очрашты

Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив республикага килгәннәр.

Рөстәм Миңнеханов шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное башлыклары белән очрашты

Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив республикага килгәннәр.

Алар муниципалитетларның эш тәҗрибәсен өйрәнделәр, шулай ук республика Муниципаль берәмлекләр советы съездында катнаштылар.

Әңгәмә вакытында шефлыкка алынган шәһәрләр башлыклары Татарстан җитәкчелегенә коммуналь һәм социаль инфраструктура объектларын торгызуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.

Аерым алганда, сүз мәктәпләрне һәм хастаханәләрне ремонтлау турында барды. Бүгенге көндә социаль учреждениеләрне җиһазлар белән комплектлау бурычы тора. Моннан тыш, күп функцияле үзәкләрне торгызу буенча эш башкарылган. Очрашуда хәбәр итүләренчә, өстенлекле бурыч - торак йортларга җылы җибәрү, шулай ук энергия системасының өзлексез эшләве. Бу эшне әлеге урыннарда Татарстан белгечләре  башкара.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading