16+

Рөстәм Миңнеханов: «Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы министры вазифасында эшләвен дәвам итәчәк»

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" сәяси партиясе кандидатларының федераль исемлеге составында Дәүләт Думасына сайланган Марат Әхмәтовның депутат мандатыннан баш тартуына аңлатма бирде.

Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Марат Гата улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзаларының берсе, - дип белдергән Рөстәм Миңнеханов. - Аның авыл хуҗалыгы һәм аграр министр вазифасындагы нәтиҗәле эше ярдәмендә республиканың аграр комплексы ил күләмендә лидер санала".

"Алда безне агросәнәгать комплексы өлкәсендә күп кенә яңа һәм нәтиҗәле проектлар көтә, алар икътисадның иң мөһим тармакларының берсе булган авыл хуҗалыгының алга таба да үсешен тәэмин итәчәк. Марат Әхмәтовның тәҗрибәсе һәм белеме республикага кирәк. Шуңа да ул үзе эшен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында дәвам итәчәк дигән карар кабул ителде", - дип билгеләп үткән республика лидеры.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading