16+

Рөстәм Миңнеханов: "Безнең өчен иң мөһиме - Татарстан җитештерүчеләренең зур базарларга чыгу мөмкинлеге бар"

Бүген «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында «Озон» күпләп сату-бүлү үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ВЭБ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева, «Интернет карарлар» ҖЧҖ генераль директоры Александр Шульгин һәм «Ромекс-Кубань» президенты Алексей Прокопенко катнашты.

Үзәкнең гомуми мәйданы 38,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Инвестицияләр күләме - 2,5 млрд. сумнан артык. Үзәктә 1 млн. төр товарны сакларга мөмкин. Тәүлегенә 400 мең берәмлек товар җибәрү панлаштырыла. 670 яңа эш урыны булдырылган.

«Бүген без „Озон“ компаниясенең күпләп сату-бүлү үзәген ачабыз. Бу искиткеч объект, бик эчтәлекле. Безнең өчен иң мөһиме - Татарстан җитештерүчеләренең зур базарларга чыгу мөмкинлеге бар. Нәтиҗәләрне без инде күрәбез. 9 айда бездә электрон сәүдә әйләнеше 5 тапкыр артты. Моношәһәрләрне үстерү фондына әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Республикада фонд программалары буенча күп эш башкарылган инде. Моның ачык мисалы - бүгенге вакыйга. Ышанам ки, без нәтиҗәле хезмәттәшлегебезне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

РФ моношәһәре финанс ярдәме белән «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре, шулай ук автомобиль юлы төзелде. Әлеге объектлар төзелешенә Фонд 930 млн. сумнан артык акча бүлеп биргән. Хәзерге вакытта инфраструктурага 11 предприятие тоташтырылган,шуларның 6сы инде файдалануга тапшырылган.

«Берничә ел элек, „Яшел Үзән“ мәйданчыгына килгәч, монда буш басудан башка берни дә юк иде. Бу территориянең үзенчәлекле тормышы белән яшәсен иде. Ул вакытта 2016 елда Фонд проектка – 930 млн сумнан артык, ә төбәк 350 млн сумнан артык акча җибәрде. Һәм менә бу бер-беребезгә ышаныч һәм ярдәм итү инженерлык инфраструктурасын булдырырга мөмкинлек бирде, хәзер бу мәйданчыкның барлык предприятиеләре дә „туклана“. Бүген биредә 7 нче резидент „эшли башлады», якын арада тагын берничә производство ачылачак һәм Яшел Үзән моношәһәре өчен яңа эш урыннары булдырачак", - диде Ирина Макиева.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ирина Макиева логистик үзәк эше белән таныштылар, Татарстан җитештерүчеләре белән аралаштылар, шулай ук республикада электрон-коммерция үсеше турында мәгълүмат тыңладылар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов катнашында «Озон» күпләп сату-бүлү үзәгенең икенче чираты төзелешенә старт бирелде.
https://president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading