16+

Рөстәм Миңнеханов: «Дөньядагы тотрыксызлык чорында яшьләрнең кыенлыкларны җиңеп чыгу сәләте мөһим»

Гомумдөнья тотрыксызлыгы вакытында глобаль көн тәртибендә яшьләрнең роле аеруча зур, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Глобаль яшьләр саммитының панель сессиясендә. Аның сүзләренә караганда, яшьләр проблемаларын хәл итүгә ярдәм итү, шулай ук аларның законлы ихтыяҗларын канәгатьләндерү төрле дәүләтләр сәясәтенең мөһим өлешенә әверелде.

Рөстәм Миңнеханов: «Дөньядагы тотрыксызлык чорында яшьләрнең кыенлыкларны җиңеп чыгу сәләте мөһим»

Гомумдөнья тотрыксызлыгы вакытында глобаль көн тәртибендә яшьләрнең роле аеруча зур, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Глобаль яшьләр саммитының панель сессиясендә. Аның сүзләренә караганда, яшьләр проблемаларын хәл итүгә ярдәм итү, шулай ук аларның законлы ихтыяҗларын канәгатьләндерү төрле дәүләтләр сәясәтенең мөһим өлешенә әверелде.

Казан Ратушасында «Яшьләр көн үзәгендә» дип аталган пленар утырышы эшчәнлегендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара ислам яшьләре берләшмәсе Президенты Таха Айхон катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин пленар утырышны Коръән аяте укып башлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларны сәламләп, саммитны үткәрүдә катнашучы дипломатларга, ижтимагый оешмаларга, яшьләр белән эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов саммит эшчәнлегенә Россия Президенты Владимир Путинның мөрәжәгатен житкерде.

Билгеле булганча, Казанга йөзләгән оешмалар, делегатлар, дәүләт эшчәнлегендә яшьләр белән эшләүче җитәкчеләр җыелды. Исегезгә төшерәбез, самитта 69 илдән 300 кешенең катнаша. Бангладеш, Алжир, Ирак, Казахстан, Мадагаскар, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Ливан, Марокка һәм башка илләрдән ислам яшьләре берләшмәләреннән делегатлар Татарстанга килде. Саммитның кунаклары булып яшь дипломатлар, чит илләрдәге яшьләр оешмалары җитәкчеләре, шушы эшне оештыруда катнашучы министрлар, министр урынбасарлары, консуллар тора. Самитта  биш төп тема каралды.

Яшьләрнең миграцияләнүе,  эшмәкәрлек, яшьләрнең сәламәтлеге, яшьләрдә цифрлы трендлар һәм алга таба мөмкинлекләр турында сөйләшүләр алып барылды.

Пленар утырыш берничә көн эшчәнлеккә йомгак кына ясап калмады, билгеле, кайбер мәсьәләләргә ачыклык та кертте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, дөньяда тотрыксызлык чорында яшьләрнең авырлыкларны җиңеп чыгу сәләте булуы да мөһим. Бу уңайдан ул республикада алып барылган эшләр, яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтелгән кайбер проектлар белән дә таныштырып үтте. 

– Бүген Татарстанда яшьләрнең иҗади потенциалын интеграцияләүче зур проектлар гамәлгә ашырыла. Бу – Ислам хезмәттәшлеге оешмалары кысаларында зур эш башкара торган Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе, «Сәләт» яшьләр хәрәкәте, Бөтенроссия Яшьләр форумы, Казан ачык талантлар университеты, Яшьләр дипломатиясе академиясе, – дип санап үтте Президент Рөстәм Миңнеханов. 

Әлеге саммитның Татарстанда үткәрелүе дә юктан түгел. Киләсе елга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителүенең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Ил башлыгы Владимир Путин әйтүенчә, бу чара дәүләт дәрәҗәсендә узачак. Россиядә яшәүче 20 милллион мөселман халкының бу чараның зурлап билгеләп үтәргә тулы хакы бар. Республикада ислам илләре белән хезмәттәшлек зур. Гомумән, республикада  яшьләр сәясәтенә зур урын бирелә. Республика мәдәниятләрне һәм гражданлык бергәлеген берләштерү планында Россиянең иң тотрыклы төбәкләренең берсе булып кала. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр саны Татарстан халкының гомуми санының 28 процентын тәшкил итә. Казанның яшьләр башкаласы дип атаулары да юкка түгел. Пленар утырышта сөйләүче спикерлар билгеләвенчә, Казан борынгы да, һәм яшьләр башкаласы да булып калган. Бу уңайдан саммит делегатлары башкаладагы парклар төзелеше, яшьләр эшләрендәге эшчәнлекне уңай бәяләде. Бирегә туристларның күпләп килүен дә билгеләп үттеләр. 

Пленар утырышта күп мәсьәләләр күтәрелде. Яшьләр бүген шактый төрле. Бүген югары белем алу аларның төп максаты гына булып тормый. Аларның ихтыяҗлары зуррак. Характер, әйләнә-тирәгә тәэсир итә алу, үзләренең катнашуы мөһим аларга. Яшьләрнең энергиясе төп ресурс булып тора. Гомумән, яшьләр сәясәтенең үсеше теләсә кайсы дәүләт өчен мөһим. Яшьләр проблемаларын да читтә кала алмый. Мигрантлар мәсьәләсе дә бар. Төрле эпидемияләр дә иң беренче яшьләргә тәэсир итә. Ковид аркасында дөньядагы 70 процент яшьләр укуларын өзәргә мәҗбүр булган. Эшсезлек дәрәҗәсе 2020 елда 23 процентка арткан. Бу  безне уйланырга мәҗбүр итә. Гаиләләрен югалтучылар күп. Наркоманнар саны арта. Яшьләр депрессиядән интегә. Саммитта бу һәм башка проблемаларны чишелеш юллары эзләнде. Яшьләр теләсә кайсы үсешнең үзәгендә кайнарга, белем алырга, активлашырга, эш урынын табарга тиеш. Бу уңайдан күп кызыклы фикерләр тыңланды.

Исегезгә төшерәбез, Казан Глобаль яшьләр саммиты «Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы» линиясе буенча уза. Анда хәзерге дөнья яшьләр сәясәтенең иң актуаль һәм мөһим проблемалары турында фикер алыштылар.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading