16+

Рөстәм Миңнеханов Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле - территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Ике як та Татарстан һәм Гагаузия арасында хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү, агросәнәгать секторында, медицинада, ИТ өлкәсендә хезмәттәшлек итү, делегацияләр белән алга таба алмашу һәм уртак мәдәни проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. 

Казанга визиты кысаларында Ирина Влах Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашачак. Моннан тыш, Гагаузия башлыгы республиканың ишегалды территорияләрен төзекләндерү, җәмәгать киңлекләрен һәм яшьләр инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсе белән танышачак, шулай ук «Адымнар» һәм «21 нче мәктәп»полилингваль комплексында булачак, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading