16+

Рөстәм Миңнеханов: «Җиңү бәйрәме мөбарәк булсын, кадерле дуслар!»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Әлеге тантанада шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм хөрмәтле ветераннар катнашты.

Татарстан Президенты чарада катнашучы ветераннарны сәламләде. 

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт  гимннары яңгырады. Президент һәм мәртәбәле кунаклар Аналарга һәм сугыш чоры толларына куелган манумент янына венок, Совет солдаты һәйкәленә дә чәчәкләр салды. 
Күккә Тыныч тормыш символы булган ак күгәрченнәр очырылды.

Соңыннан кунаклар легендар "Победа" машинасында Казанның Меңъеллык мәйданына юл алды. Рульгә  Рөстәм Миңнеханов утырды.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading