16+

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсен ачу тантанасында катнашты

19 апрель кичендә Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсен ачу тантанасында катнашты. Традицион рәвештә хәйрия чатыры быел изге Рамазан аенда Мәскәүдә Поклонная тавында Мемориаль мәчет янында ачылды. Кичә кунаклары арасында Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин, Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы – Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте рәисе Илдар Габдрахманов, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары бар иде.

Чарада Төркия, Сүрия, Бангладеш, Малайзия, Үзбәкстан, Әфганстан, Мавритания илчеләре, шулай ук чит илләрнең 30дан артык дипломатик миссиясе вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ифтарга җыелган кешеләрне сәламләде һәм иминлек теләде, шулай ук Татарстанга кунакка чакырды.

"Бүген барлык мөселманнар өчен изге Рамазан аенда без бу чарада бергә катнашу өчен Туган илебез башкаласында җыелдык. Рамазан чатыры инде 17 ел оештырыла һәм ул кабат ватандашларыбызны җыйды һәм берләштерде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм ифтарга килгән барлык кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Быел чатырда 300дән артык кунак җыелган. Кич Коръән уку белән дәвам итте.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары катнашында мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading