16+

Рөстәм Миңнеханов: "Республикабызның тарихи мирасы өчен зур әһәмияткә ия"

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт эшлеклесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Николай Демидовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда, Зур Кызыл урамның 17 нче йорында, кайчандыр Николай Демидов яшәгән йортта узды. Тантаналы чара Демидовның туган көненә багышлады – иртәгә, 8 апрельдә, аңа 90 яшь тулыр иде.

Тантанада ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, РФ Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчесе Юрий Демидов катнашты.

"Бүген без дәүләт эшлеклесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Николай Иванович Демидовка мемориаль такта ачабыз. Бүгенге вакыйга аның тууына 90 ел тулуга багышлана, республикабызның тарихи мирасы өчен зур әһәмияткә ия, - диде Рөстәм Миңнеханов ачылышта. - Николай Ивановичны Татарстан белән комсомол һәм партия-дәүләт эшендә, шулай ук хокук саклау органнарында 20 елдан артык хезмәт биографиясе бәйли. Төрле вазифаларда ул оештыру сәләте, кискен проблемаларны хәл итүдә кешеләрне берләштерү осталыгы белән аерылып торды. Николай Ивановичның оештыру сәләте эчке эшләр министры вазифасында аеруча ачык күренә, ул анда 6 ел хезмәт итә.
 
Нинди авыр йөк һәм зур җаваплылык җилкәсенә төшкәнен аңлар өчен, ул еллардагы криминоген хәлне яхшы белергә кирәк. Шул катлаулы шартларда Николай Иванович республиканың эчке эшләр органнарының кадрлар составын ныгыта башлый. Аның җитәкчелегендә ТАССР Эчке эшләр министрлыгы 1981 елда СССРда иң яхшы дип таныла. Генерал-лейтенант СССР Эчке эшләр министрлыгында җитәкчелек вазифаларында үз хезмәт бурычын намуслы һәм лаеклы үтәгән, ә аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының иң эре уку йортларын җитәкләгән. Аның Татарстан һәм бөтен илебез хакына армый-талмый эшләве үсеп килүче буын өчен ачык мисал булып тора. Николай Иванович Демидов безнең республика халкы, хезмәттәшләре һәм туганнары хәтерендә мәңгегә калачак".

Исегезгә төшерәбез, Николай Иванович Демидов 2021 елның 6 октябрендә 88 яшендә Мәскәүдә вафат була. Ул үзенең кече туган җирендә - Татарстанның Лаеш районы Урта Девятово авылында җирләнгән.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading