16+

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: “Сез кемнәндер ярдәм көтмисез, үзегез булышып торасыз”

Казанда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, җыен делегатларына мөрәҗәгать итеп, сезнең кебек милләттәшләребез булганда, милләтебез, динебез өчен борчылмыйбыз, дип белдерде.

– Замананың буталчыграк вакыты. Әмма сезнең белән күрешкәч, ул авырлыклар югалып калды. Сезнең һәммәгез дә милләтебез өчен үрнәк. Кемнәндер ярдәм көтмисез, үзегез булышып торасыз. Авылларыгызда мәчет, мәктәпләр сезнең тырышлык белән эшли. Татарстанда милләтебез, динебез өчен программалар эшли. Авылларыбызга ярдәм күрсәтелә. Башка өлкәләрдә бу мәсьәләгә коллегалар алай ук кармый. Сез андагы хуҗалар өчен ышанычлы терәк булып торасыз. Бу очрашуларны бик кирәк, уңай дип саныйбыз. Дөньялар тынычланыр. Ходай кодрәтеннән ташламасын. Барыгызга да чын күңелдән рәхмәтемне әйтәсем килә, – диде ул җыенда катнашучыларга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading