16+

Татарстан үзбикләнү режимының икенче этабына күчте

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкаладагы кафе-рестораннар, фитнес үзәкләр, бассейннар һ.б. ачыла дип әле узган атнада гына игълан иткән иде. Татарстан да Мәскәүдән калышмыйча, шактый объектларны эшләтеп җибәрергә булды.

Татарстан үзбикләнү режимының икенче этабына күчте

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкаладагы кафе-рестораннар, фитнес үзәкләр, бассейннар һ.б. ачыла дип әле узган атнада гына игълан иткән иде. Татарстан да Мәскәүдән калышмыйча, шактый объектларны эшләтеп җибәрергә булды.

Хәзер балалар белән мәйданчыкларда рәхәтләнеп уйнарга була. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә чикләүләр бетерелә. Ә иң рәхәте – балаларны лагерьларга җибәрергә мөмкин булачак!

Туристлык өлкәсе дә бераз җиңел сулап куяр, мөгаен. Хәзер район җирлекләренә туристларны алып бару рөхсәт ителәчәк. Моның өчен туристның нәкъ менә шул максаттан килгәнен раслаган документы булу шарт, мисалга, туристик юлламасы.

Моннан тыш, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү урыны булган вак сату объектлары да үз ишекләрен ачачак. Моңа кадәр 400 квадрат метрлы мәйданлы объктларга гына эшләү рөхсәт ителде.

Чикләүләрне бетерү хакында сүз инде 20 июньгә кадәр башланган иде. Әмма республика җитәкчелеге әле режимны “йомшартырга” ашыкмады. Гәрчә коронавирус йоктыру очраклары 38-40 тирәсендә “тибрәлсә” дә. Әйе, үзен һәр көнне диярлек төрле яклап күрсәтә торган авыру белән шаярырга ярамый. Бер хата өчен дә йөзәрләгән кешенең гомере белән түләү ихтимал. Хәер, авыруны ияртмәү кешенең үзеннән дә тора бит. Зур шәһәрләрдә битлек кигәннәр хәзер көннән-көн сирәгәя. Перчатка хакында сүз дә юк. Битлекне дә кия икән, авызын гына каплап куя, ә борын аша вирусның организмга эләгүе хакында уйлап та бирми халык! “Ходай сакланганны саклармын, дигән”, - дия иде әби. Өлкәннәр белми сөйләмәс...

Өлкәннәр дигәннән, 65 яшьтән өлкәнрәк, әле дә эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, республика җитәкчелеге яңа карар кабул итте. Аларның “больничный”лары озайтылды. 65 яшьтән өлкәнрәкләр әлегә 12 июльгә кадәр эшкә чыкмыйча, бакчаларында рәхәтләнеп, кыяр-помидор, кишер-суганнарын үстереп, җиләк җыеп, эшкә чыгар өчен хәл туплап, ял итә ала.

Иң мөһиме, әлеге дә баягы, үзегезне, якыннарыгызны сакларга онытмагыз! Сакланганны саклар...

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото Анна АРАХАМИЯ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading