16+

Сау бул, мэр! Сәлам "яңа" мэр...

Казан Ратушасында 21 сентябрьдә дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясе булды. Биредә яшертен тавыш бирү оештырылды. Хисап комиссиясе рәисе Лилия Бакулина соңыннан таныштырганча, тавыш бирүдә 48 депутат катнашкан. Илсур Метшин кандидатурасын 44 депутат хуплаган, 4 депутат каршы булган.

 Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Казан шәһәре сайлау комиссияясе рәисе Фәрит Гәрәев хәбәр җиткергәнчә, республика башкаласында 11-13 сентябрьләрдә оештырылган сайлаулар узган һәм законлы, дип танылган. Казан шәһәр Думасына 50 депутат сайланган, Думада барлык эре партияләр вәкилләре дә бар.

Тәүге сессиядә “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясе фракциясе Казан шәһәре мунциципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан башкаласы мэры вазифасына Илсур Метшин кандидатурасын кертте. Башка партияләрдән кандидатура тәкъдим ителмәде.
— Ратуша трибунасына 15 ел элек беренче мәртәбә чыгып басканым хәтердә, - дип искә төшерде Илсур Метшин. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә торак йортларны, мәгариф һәм медицина учреждениеләрен, мәдәният йортларын, балаларның җәйге лагерьларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерүдә күп эш башкарылды. Казансу ярлары парк сыйфатында төзекләндереләчәк. Казансу буйларына 550 мең казанлы җәяүләп кенә дә килә ала. Яшелләндерү дәвам итә, киләсе 5 елда тагын 100 мең төп агач утыртылачак. Казанны уңайлы шәһәр итү-безнең максат. Хезмәт сөючән казанлыларга зур рәхмәт!

КПРФ партиясеннән шәһәр Думасы депутаты Алексей Серов сүз алып, мэрны халык тавыш бирүе нигезендә сайлау кирәк, дип фикер әйтте. Депутатлар арасыннан башка чыгыш ясарга теләүчеләр булмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде.
— Депутат булып сайлануыгыз белән котлыйм! Шәһәребез һәм республикабыз гөрләп торсын, хезмәтегез Казанны үстерсен, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.- Сез депутатларны халык сайлаган, ышаныч белдергән бит инде. Хәзер инде депутатлар үзегез командир сайлыйсыз. Шәһәрдә 15 елда башкарылган эшләрне, барлык уңай үзгәрешләрне күрәбез. Илсур Метшин җитәкчелегендә зур команданың эше турында сөйли бу. Кайсы партияләрдән булсагыз да, бергәләшеп эшләү зарур.

Казан шәһәр Думасы Илсур Метшинның Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы-мэр булып сайланганлыгы турында карар кабул итте, әлеге карар инде бертавыштан кабул ителде. Мэр Илсур Метшин:”Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Казан һәм казанлыларга тугъры хезмәт итәрмен”,- дип Ант бирде.

Шушы ук сессиядә ачык тавыш бирү юлы белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары итеп, моңа кадәр шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән, Денис Калинкин сайланды. Евгения Лодвигова-мэр урынбасары. Казан шәһәр Думасы секретаре итеп Альбина Рафикова сайланды. Ул башта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы секретариаты идарәсе җитәкчесе иде.

Автор фотолары

Филүс Каһиров, Фоат Галимуллин, Илдар Кыямовны нәрсә берләштерә?

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/fils-kairov-foat-galimullin-ildar-kyyamovny-nrs-berlshter

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading