16+

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе парламент дәресендә: Республика милләтара тынычлык һәм татулык юлын сайлый

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 6нчы гимназиясендә укучылар белән аралашты.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе парламент дәресендә: Республика милләтара тынычлык һәм татулык юлын сайлый

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 6нчы гимназиясендә укучылар белән аралашты.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 6нчы гимназиясендә узган парламент дәресендә катнашты. Парламент җитәкчесе укучыларга төрле милләт кешеләре арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклауның әһәмиятен аңлатты.

«Без Татарстан халыкларының бердәм тату гаиләсенең һәрбер кешесенә ышаныч һәм хөрмәт аша милләтара тынычлык һәм татулык юлын сайладык. Әлеге тынычлык һәм татулык республиканың күп казанышларының нигезен тәшкил итә», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Аның сүзләренчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында күп өлкәләрдә алдынгы урында тора. Республикада предприятиеләр уңышлы эшли, социаль объектлар төзелә.

«Социаль инфраструктурага — мәктәп, балалар бакчасы, юл, мәдәният объектлары төзүгә зур игътибар бирелә. Безнең хезмәт сөючән халкыбыз ярдәме белән республиканың үсеше дәвам итә. Мин Россиянең төрле төбәкләрендә еш булам һәм бездә барысы да бар дип әйтә алам», — диде ул.

Хәзерге вакытта «ихтыяҗ шактый зур булган» туган телне саклап калу мөһим, һәм Татарстанда бу юнәлештә эш алып барыла, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Галимнәр раслаганча, ике һәм аннан да күбрәк тел белгән кеше төрле яктан үсеш ала. Республика мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырыла. Шул ук вакытта Татарстанның белем бирү системасы югары дәрәҗәгә куелган, нәтиҗәдә төрле милләт укучылары рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак баллга тапшыра», — дип йомгаклады ул.
http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading