16+

Татарстан командасы сәясәт «диңгезен» кичәргә әзер

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Россия Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек кысаларында, "Көчле Татарстан-Бердәм Россия" эстафетасы уздырылды.

Татарстан командасы сәясәт «диңгезен» кичәргә әзер

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Россия Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек кысаларында, "Көчле Татарстан-Бердәм Россия" эстафетасы уздырылды.

Казанда 16 сентябрьдә эстафетага йомгак ясалды.
Бердәмроссиялеләр республиканың барлык 45 районын да йөреп чыкты. Казанның югары уку йортлары студентлары, партия һәм "Яшь гвардия" әгъзалары катнашындагы митингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Әхмәтов:"Авылларда һәм шәһәрләрдә меңләгән очрашулар үткәрелде. Сайлаучылардан кергән наказлар һәм үтенечләр зур ике китап булып тупланды. Бу наказларны үтәргә тырышачакбыз",- диде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин: "Татарстан командасы зур йөзүгә әзер.



Йомгаклау сүзе белән Татарстан командасы әйдаманы Рөстәм Миңнеханов чыкты.

- Бирегә килер алдыннан Казанда 50 метрлы тагын бер яңа бассейн, төзеләндерелгән Урицкий паркын ачуда катнашырга өлгердек,-диде Рөстәм Миңнеханов, - минем әйдаманлыкта Дәүләт Думасына көчле команда бара. Сайлаучыларның теләкләре үтәлер. Биш ел хезмәттә узды, киләсе бишьеллыкта да динамикалы үсешкә омтылачакбыз.



Рөстәм Миңнеханов үзенең сүзләрен: "Без бергә, без булдырабыз!" - дип тәмамлады. Шигарьне мәйдандагы меңләгән кеше күтәреп алды: "Без бергә, без булдырабыз!"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading