Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2024 елгы эшкә йомгак ясадылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны бүген илебездә билгеләп үтелә торган мөһим дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады. «Милли-мәдәни берләшмәләр шулай ук төп канунның барлык дәрәҗәләрдә, илнең барлык гражданнары тарафыннан үтәлүенә үз өлешләрен кертәләр», – дип басым ясады парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяның 2024 елгы эшенә йомгак ясап, ил һәм республика өчен катлаулы вакытта Татарстан халыклары ассамблеясе, ТР Халыклар дуслыгы йорты күп тармаклы икътисад, республика үсешенә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга үз өлешләрен кертәләр, дип белдерде.
«Ассамблея – ул безнең уртак йортыбыз, һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре башкарган эшләр – бәяләп бетергесез, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Чыннан да күп эш башкарылды, әмма мөмкинлекләребез дә зур».
Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен якташлары белән ешрак очрашырга, республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләргә, актуаль темаларга аралашырга чакырды.
Ул шулай ук милли автономияләр җитәкчеләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
2024 елда милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләрнең, Татарстан Халыклары дуслыгы йортының һәм Ассамблея башкарма комитетының эш йомгаклары турында төп доклад белән Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары – Советның башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. «Атна саен диярлек автономияләр үз ватандашлары белән Дуслык йортында аларга килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү һәм проблемаларны булдырмас өчен консультацияләр үткәрәләр. Хезмәт эшчәнлеге алып барыла торган урыннарда – базарларда, төзелеш һәм сәнәгать объектларында очрашулар үткәрелә, анда Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарын үтәү мәсьәләләре турында фикер алышалар, – дип ассызыклады Ренат Вәлиуллин. – Автономия җитәкчеләре Татарстанның югары уку йортларындагы чит ил студентлары белән актив эш алып баралар, миграция сәясәте, Россия Федерациясе законнары, җәмгыятебездә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу максатында очрашулар үткәрәләр».
Ринат Вәлиуллин традицион милли бәйрәмнәрне оештыруга аерым тукталды, чаралар, гадәттәгечә, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты катнашында уза. «Һичшиксез, бәйрәмнәр кунакларның йөрәкләрендә онытылмас эз калдыра, – дип сөйләде Ренат Вәлиуллин. – Бу Татарстанның, күпмилләтле төбәк буларак, бай һәм үзенчәлекле традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү курсын дәвам итүен ачык күрсәтә. Бу бәйрәм чаралары төрле милләт вәкилләре арасында үзенчәлекле күпергә әверелде, аларга бер мәйданчыкта очрашырга, бер-берсенең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Бу бәйрәмнәр ел саен көтеп алына һәм үзенә күбрәк кунакларны җыя, республиканың якты һәм уникаль мәдәни ландшафтын формалаштыра».
Ринат Вәлиуллин Республика милли хәрәкәтләр активына зур уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Күпмилләтле Татарстанда тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау буенча уртак миссиябездә катнашучыларга тирән рәхмәт белдерәсем килә, – дип йомгаклады сүзен башкарма комитет җитәкчесе. – Сезнең тырышлыгыгыз кешеләрнең йөрәкләрендә һәрвакыт чагылыш тапсын, ә нәтиҗәләрегез шатлык һәм канәгатьлек китерсен».
Бүген Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучыларының отчет концерты узды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«175 милләт вәкиле яшәгән, халыкларның мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре төрле булган Татарстанда милләтара хезмәттәшлекнең яхшы ысуллары табылды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан халыклары ассамблеясе, Дуслык йорты, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе актив эшли. Мондый җайга салынган тәрбия процессы булганда без иртәгесе көнгә ышана алабыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар