16+

 Торак мәйданың булса, бәби тавышы да чыга

 Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә 21 июньдә Дәүләт Советы Президиумы утырышы булды.

 Торак мәйданың булса, бәби тавышы да чыга

 Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә 21 июньдә Дәүләт Советы Президиумы утырышы булды.

Максатлар

Анда 2030 елга кадәрге чорга төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү стратегиясе каралды. Владимир Путин әлеге юнәлешләрнең икътисад үсеше һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен зур әһәмиятле булганлыгын искәртте. “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын 2030 елга кадәр дәвам итү кирәклеген дә әйтте ул.
— Киләчәктәге эшчәнлекнең төп юнәлеше-торак мөмкинлегенә ирешү. Һәр гаилә өчен квартира, йорт-ул матди байлык кына түгел, ә балалар тууга һәм тәрбияләүгә, бәхетле, имин тормышка ныклы нигез дә. Юкка гына безнең борынгылар: яхшы шуңа- кем үз өендә, димәгән,-диде Россия Президенты Владимир Путин.

Сораштырулар күрсәткәнчә, россиялеләрнең 65 проценттан күбрәге үзләренең торак шартларын яхшыртырга тели. Россиядә узган ел 92 миллион квадрат метрдан артык торак тапшырылган, 4 миллионнан артык гаилә яңа квартираларга күченгән. Россия Президенты төзелеш тармагында эшләүчеләргә рәхмәт сүзләре дә ирештерде.

Татарстада быел 2 миллион 755 мең квадрат метр торак төзү планлаштырылган. Республикада 697 гаиләне, 600 ятим баланы, 40 күп балалы гаиләне, 50 яшь гаиләне, 7 күченеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләне, чернобыльченләрне һәм башка ташламалы категория кешеләрне фатирлы итү ниятләнелә.

 Ставкалар авырлыгы

Базар бәяләрендә торак кредитының уртача ставкасы 14 проценттан артык. Президент мондый югары ставканың ипотекада катнашу мөмкинлеген кыенлаштыруын билгеләп үтте, ташламалы ипотека кредиты ставкасын 9 проценттан 7 процентка калдыру зарурлыгын әйтте.
— Бөтен кеше дә квартира яки йорт сатып ала алмый. Шуның өчен, Хөкүмәт ярдәмендә төбәкләргә наемга бирелә торган торак төзелешен активлаштыру кирәк. Аны ташламалы ипотека ярдәмендә яки кичектереп сатып алу шартларын да карарга кирәк,-диде Владимир Путин.
 Дәүләт Советы Призидиумы узганның икенче көнендә, ягъни, 22 июньдә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин ипотека кредиты ставкасының 7 процентка калдырылуы турындагы карарга имза куйганлыгын хәбәр итте.

 Башлама, башласаң-тәмамла

Киңәшмәдә авария тораклардан күчерү мәсьәләсенә дә игътибар бирелде. Торак төзелешенең шәһәр төзелеше, юллар һәм социаль учреждениеләр белән тәңгәл рәвештә алып барылмавы тәнкыйтьләнде. Казанда да яңа торак комплексларында мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре һәм юллар төзелешләре арткы планга калганлыгына мисаллар җитәрлек.

Россия Федерациясе Президенты туктап калган төзелешләрне 1,5-2 ел эчендә тәмамлап чыгу бурычы куйды.
— Катлаулы шартларда нәрсәнедер башламаска мөмкин, ләкин, башланганны тәмамларга кирәк. Тәмамланмаган төзелеш нәтиҗәсез рәвештә акчаны җиргә күмү,-диде Владимир Путин.

Татарстанда ел башына 5 йорт “сакаллы төзелеш”нең кара исемлегендә, 500 өлешче фатир көтә. Республикада бу четерекле мәсьәлә махсус фонд ярдәмендә хәл ителә бара, узган ел 2,3 мең өлешче фатирын алу бәхетенә ирешкән.

 Күршеләр, безне калдырмагыз!

 Россия Дәүләт Советының “Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр төзелеше” комиссиясе рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында “өлешле төзелештә эскроу-хисап тәртибенә күчү гражданнарның акчаларының иминлеген тәэмин итте” диде. Төзелеш оешмасы банктан акчаны башкарылган эш күләменнән чыгып кына ала хәзер.

Россия Президенты илебезгә карата кертелгән санкцияләрнең төзелеш тармагына тоткарлык тудырганлыгын яшермәде. Торак төзелешендә күп илләрдән һәм шул исәптән, күрше дәүләтләрдән дә калышабыз әле, диде ул. Владимир Путин төзелеш тармагы үсешен тоткарлаучы стереотипларны үзгәртеп һәм бетереп, төзелештә алгарыш юлына басарга чакырды.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading