16+

Төп канун: Конституция үзгәрә

22 апрельдә Россия халкы, илебезнең төп документы – Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплап, тавыш бирәчәк

Төп канун: Конституция үзгәрә

22 апрельдә Россия халкы, илебезнең төп документы – Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплап, тавыш бирәчәк

Яңа Конституциядә безне нинди яңалыклар көтә? «Шәһри Казан» сезне шуларның кайберләре белән таныштыра.

Конституциянең 3нче бүлеге, 67нче маддәсендә безне РФ территорияләренә кагылышлы үзгәреш­ләр көтәчәк. Маддәнең бүлекләре яңа канунда түбәндәгечә булыр дип көтелә.

 Россия Федерациясе территориясе үз субъектларының территорияләрен, эчке суларын һәм территориаль диңгезләрне, алар өстендәге һава бушлыкларын ала. Федераль канун нигезендә, РФ территориясендә федераль территорияләр булдырылырга мөмкин. Федераль территорияләрдә ачыктан-ачык хакимият федираль законы нигезендә оештырыла.

 Мең еллык тарих нигезендә берләшкән, безгә идеаллар һәм Ходайга ышаныч, Россия дәүләте үсешендә дәвамчылыкны тапшырган ата-бабаларыбыз хакында хәтер сак­лаган Россия Федерациясе тарихи яктан нигезе булган дәүләт бердәмлеген таный.


Россия Федерациясе Ватан сакчылары хакында хәтер саклый, тарихи хакыйкатьне яклауны тәэмин итә. Ватанны саклауда катнашкан халык турындагы хәтерне кечерәйтеп күрсәтү рөхсәт ителми.


Балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше санала. Дәүләт балаларның бөтен яклап та рухи, әхлакый, акыл һәм физик үсеше, аларда ватанпәрвәрлекне, гражданлыкны һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудыра. Дәүләт гаиләдә тәрбияләнүне өстен күрә, караучысыз калган балаларны тәрбияләүне үз өстенә ала.


Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артур Аддулҗанов фикеренчә, Конституциягә үзгәрешләр кертү – ул яңа курс алу алу түгел, ә Конституциягә коррекция­ләү ясау гына.


– Сезнең белән үзгәрешләр чорында яшибез, без дә үзгәрәбез. Конституцияне дә чынбарлыкка туры китереп коррекцияләү кирәк, – ди депутат.
Аның фикеренчә, яңартылган Конституция Россия халыкларын берләштерәчәк. Аның яңартылуының мөһимлеге шуннан гыйбарәт тә.
– Кабул ителгән үзгәрешләрнең үтәлүен контрольгә алуны кирәк дип саныйм, – диде Артур әфәнде.


Лилия Локманова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading