16+

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова мәхәббәткә ышана

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 11 февральдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республикадагы вакыйгалар белән таныштырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова мәхәббәткә ышана

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 11 февральдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республикадагы вакыйгалар белән таныштырды.

Президент сәфәрләре
Татарстанда муниципаль районнарның хисап сессияләре дәвам итә.
 – Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың ерак районнарын йөреп чыгарга уйлады. Башта ул Әгерҗедә булды, ә инде 11 февральдә Баулыга килде. Президент анда “Спецпром” предприятиесе, Баулы сөт цехы эшчәнлеге белән танышты, Марат Ильясов җитәкләгән “Я смогу” тернәкләндерү үзәген карады. Баулы тирәсендәге районнарның һәм хәтта Башкортстанның физик мөмкинлекләре чикле кешеләре әлеге үзәккә килеп, бушлай тернәкләндерү узалар. Президент бу үзәккә грант ярдәме күрсәтте, – диде Лилия Галимова.
Чаллы шәһәрендәге автозаводта тәүге “КамАЗ” машинасы чыгарылуга 45 ел тула. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада Чаллыда шушы истәлекле вакыйгага багышланган чараларда катнаша.

 Кая ашыгасың, Удмуртия!
 Чечня Республикасы, шулай ук күршеләребез – Удмуртия республикасы коронавируска каршы чикләү режимын йомшартты.
 – Татарстанда медицина битлеген киеп йөрү режимын бетерү әлегә планлаштырылмый, –диде бу уңайдан Лилия Галимова. – Чөнки, әлегә коронавирустан авыру бөтен Россия Федерациясе буенча кискен булып кала бирә. Мондый хәлдә профилактика чараларыннан баш тарту татарстанлылар гомерен куркыныч астына кую булыр иде. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова һәм башка белгечләр дә язгы якта коронавирустан авыручылар санының арту ихтималын әйтте.
 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Удмуртия битлек режимын бетерү турында карар кабул иткән. Мин бу карарны дөрес гамәл түгел дип саныйм. Кеше антитәнчекләргә ия булса да, ул вирусны йөртергә мөмкин. Шунлыктан, республикада ябык түбәле биналарда битлек режимы, социаль дистанция саклана. Безнең өчен кешеләрне саклау мөһим”,
– дигән.
 Татарстанда битлектән йөрү әле март ае ахырына кадәр таләп ителә.

 Вакцина үзең өчен
 Республикада эре предприятиеләр үз коллективларының сәламәтлеген кайгыртып, оешкан төстә вакцина кадатырга керешкән. “КАМАЗ” җәмгыятендә эш бара, “Казан органик синтез” җәмгыяте шушы чараларга әзерләнә.
 – Вакцина кайтып тора, кешеләр медицина учреждениеләренә килә. Монда бернинди мәҗбүриләү юк: ясаткан кеше ясата, ясатмый икән ясатмый. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы табиблары вакцинаның кирәклеген әйтеп тора, – диде Лилия Галимова.

 Мәхәббәт бар!
14 февраль – Гашыйклар көне. “Мәхәббәт бар дип уйлыйсызмы?” Әлеге соравыма Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: “Мәхәббәт бар ул! Әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны, туган җиребезне, сөйгәннәребезне яратабыз. Тормышта авырлыклар килгәндә иң беренче чиратта яраткан кешеләребезгә таянабыз. Мәхәббәттә яшәү җиңелрәк”, – дип җавап кайтарды.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading