16+

“Вертолет”ның юнәлеш курсын бергәләп билгелик

Казанда быел Гагарин урамындагы “Сандугач” һәм Рәхимов урамындагы “Икар” үсмерләр клублары үзгәртеп төзекләндерелә.

“Вертолет”ның юнәлеш курсын бергәләп билгелик

Казанда быел Гагарин урамындагы “Сандугач” һәм Рәхимов урамындагы “Икар” үсмерләр клублары үзгәртеп төзекләндерелә.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләгәнчә, 1992 елда ачылган “Сандугач” клубы җыр сөючеләрнең шәһәркүләм үзәгенә әверелгән. Төзекләндерүдән соң биредә заманча продюсерлык үзәге оештыру планлаштырыла.

Ул сәләтле үсмерләргә, яшьләр коллективларына һәм оешмаларына иҗат үсешләрендә ярдәм күрсәтәчәк. Ремонт вакытында “Сандугач”тагы түгәрәкләр “Юниор” клубында эшләп тора.
— ”Икар” клубында 2019 елда төзекләндерүнең беренче этабы башкарылды. Яңартылган өлешендә каратэ, дзюдо, самбо секцияләре һәм тегү һөнәренә өйрәтүче “АртЛаб” иҗат лабораториясе эшли. Казанлыларның үтенечен исәпкә алып, бинада спорт секцияләре мәйданы киңәйтелә, - диде Айрат Фәизов.

Подлужная урамындагы “Лидер” үсмерләр клубы бинасы һәм тышкы инженерлык челтәрләре буенча проект эшләре үткәрелә. “Урам” экстрим-паркына якын булганлыктан, “Лидер”да үзгә карашлы рәссамнар, музыкантлар, шагыйрь-граффитчылар үзәге оештыру ниятләнелә. Әлеге бина капиталь ремонт программасының 2022 елдагы исемлегенә кертеләчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ”Вертолет” яшьләр үзәген капиталь төзекләндерү программасына кертергә әзерли. Кече Мәскәү урамындагы бу бинаны бөтен Киров районы яшьләренең төп үзәге итү турында уйланыла. Монда спорт секцияләре, концерт залы, “Я/САМ-Я/САУ” зур техник иҗат үзәге, яшьләр оешмалары урнашачак.
— Без район яшьләрен булачак үзәкнең эшчәнлек юнәлешләре турында фикерләшергә чакырабыз, - диде Айрат Фәизов.

Тәкъдимнәрне Instagram (mc_vertolet_kzn) челтәренә “Вертолет” яшьләр үзәгенең рәсми битенә, шулай ук “Подросток” муниципаль бюджет учреждениесе (podrostok_kazan) битенә җибәрергә була.

Казанда “Подросток” челтәре 64 үсмерләр клубын берләштерә, аларда 15 мең кеше шөгыльләнә. Дәрвишләр, Юдино, Урман Аръягы, Адмиралтия, Пороховой бистәләрендә, “Салават күпере” микрорайонында үсмерләр клублары барлыкка килде. Заман ритмыннан калышмау максатында, үсмерләр клубларында видеоблогинг, кыяга менү, тавыш режиссеры, чүлмәкче, робототехника, күнче, бьюти-студия, столяр, киностудия кебек яңа түгәрәкләр булдырылды.

Фото: http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading