16+

Юл төзелә, ә агачлар үсә тора

М-7 “Волга” федераль трассасында йөк машиналарының кыш көннәрендә үргә менә алмыйча азапланулары хәтердә. Хәзер мондый күренешләр юк диярлек. Трассаның Татарстандагы өлешендә башкарылган үзгәртеп төзүләр барышында М-7 юлы мөмкин кадәр яссы итеп ясалды, калкулыклар катламы алынды. М-12 “Мәскәү-Казан” тизйөрешле автотрассасы төзелешендә ландшафт “дулкыннары” төзелеш барышында ук бетереләчәк.

Проектлаучылар исәпләгәнчә, калкулыкларны тигезләгәндә, мисал өчен, Лаеш районында 4 миллион кубометр, ә Югары Ослан районында 12 миллион кубометр “артык” туфрак-ком барлыкка киләчәк.
— Лаеш районы үсә, юл төзелешеннән чыккан туфрак-ком яңа юллар төзелешендә файдаланылачак. Лаеш җирлегендәге туфрак комсу, ул 10 ел дәвамында алып барылачак төзелешләргә җитәргә тиеш. Югары Осландагы артык туфрак ике карьерны томаларга һәм елгага уңайлы төшү юллары ясарга тотылачак,-диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомагистраль төзелеше буенча Казанда узган эшче төркем утырышында.

Әлеге утырышта Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары вәкилләре дә катнашты. М-12 автотрассасының 142 чакрым участогы шушы районнар җирлеге аша уза. Киселгән агачлар хисабына яңа агачларны юл төзелеше барышында ук утырту кирәклеге турында районнар вәкилләре әйткән тәкъдим бердәм хупланган. Юл төзелешенә комачауламаган кишәрлекләрдә агачлар никадәр иртәрәк утыртылса, алар шулкадәр тизрәк үсеп җитәчәк.  
 М-12 тизйөрешле “Мәскәү-Казан” автотрассасы “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорының бер өлеше. Юл төзелешен 2024 елга тамалау бурычы куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading