16+

 «Үзебезгә кирәкле җитештерүне тәэмин итмичә торып, санкцияләр бетмәячәк»

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы сәнәгать паркларындагы мәйданнарның буш торуын, эшкуарларга инвестицияләр ярдәме җитәрлек булмавын, югары уку йортларының уйлап табулардагы сүлпәнлеген тәнкыйтьләде.

 «Үзебезгә кирәкле җитештерүне тәэмин итмичә торып, санкцияләр бетмәячәк»

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы сәнәгать паркларындагы мәйданнарның буш торуын, эшкуарларга инвестицияләр ярдәме җитәрлек булмавын, югары уку йортларының уйлап табулардагы сүлпәнлеген тәнкыйтьләде.

Хезмәт коллективларына рәхмәт!
 
Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб һәм Икътисад министрлыгының “2023 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисади тотрыклылыгын һәм икътисади үсешен тәэмин итү” мәсьәләләре буенча уртак утырышында тәнкыйть сүзләре күп булды  Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
— Узган ел республика икътисадында тотрыклылык сакланды. Моңа федераль ярдәм, Россия Президенты Владимир Путин, ил Хөкүмәте теләктәшлегендә ирешелде. Предприятиеләргә һәм хезмәт коллективларына рәхмәт! Товар җитештерүчеләр базарда яңа юллар тапты,- диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сүз башында.

 Министр санап чыкты

 Татарстан Премьер-министры урынбасары -икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов докладында әйтелгәнчә, республикада узган ел төбәк эчке тулаем продукты 3,8 триллион сумны тәшкил иткән. Чит илләрдән 227,4 миллиард сумлык товар сатып алынган, ә чит илләргә 15,6 миллиард АКШ доллары бәяләрендә товар озатылган. Республикада 319 хезмәтне электрон рәвештә башкарып була. 
 —Татарстанда хәзер 234,2 мең үзмәшгуль исәпләнә. 16 муниципаль берәмлектә генә үзмәшгульләрнең ярминкәләре үткәрелә, андый ярминкәләрне һәр муниципаль берәмлектә оештырырга кирәк,- диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 Сәнәгать парклары куандырмый

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы сәнәгать паркларының тиешенчә эшләмәвен янә тәнкыйть утына тотты.
—  Сәнәгать парклары төзүне сорадыгыз, төзедек, тик алар буш тора. Мәсәлән, 7 сәнәгать паркына нибары 1ешәр резидент теркәлгән. Сәнәгать парклары кимендә 70 процентка тулган булырга тиеш. Түбән Кама һәм Чистай икътисад зоналарыннан активлык сорала. Инвестицион үсеш агентлыгыннан эшкуарларга ярдәм тиешенчә күрсәтелми, форумнар турында сөйләп йөреп кенә булмый ул. Икътисад тармакларына ярдәм юнәлтү зарур. Эшкәртү сәнәгатендә 7 процент кына кече һәм урта предприятиеләр катнаша- бу аз. Монда эре предприятиеләр локомотив булырга тиеш,- диде Рөстәм Миңнеханов.- Хәләл продукция экспорты күрсәткече нибары 1 процент.

 Татарстан галимнәре, уяныгыз!

 Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Солонович сүзләренә караганда, Татарстан уйлап табулар буенча Ульяновск өлкәсеннән артта калган. 
Татарстан Рәисе дә бу мәсьәләдә канәгатьсезлеген белдерде.
 —Татарстанда технологияләр кертү экспорттан 6 мәртәбәгә күбрәк,- диде Рөстәм Миңнеханов.- Югыйсә, республикада фән мәктәбе илебездәге иң куәтлесе. Әмма, соңгы 10 елда Татарстанда уйлап табуларга патент алу 17 процентка кимегән. Вузларга бизнес белән берлектә фәнни эзләнүләрне, нәтиҗәсе булырлык итеп, тәгаенләргә кирәк. Без үзебезгә кирәкле җитештерүне тәэмин итмичә торып, санкцияләр бетмәячәк.
 Узган ел Татарстанның әйдәүче вузларының уйлап табулар рейтингы төшкән, түбәндә: КНИТУ - КАИ, КНИТУ - КХТИ, Энергоуниверситет. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading