16+

Аталы-уллы Беляевлар: «Егермешәр чакрым асфальт юл салган еллар була»

«Мин эшли башлаганда, елына ике генә чакрым юл ясый идек, анысын да күтәртеп кенә, ә хәзер 20шәр чакрым асфальт юл салган еллар була», - ди «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалында 35 ел эшләүче Алик абый Беляев. Биредә ул үзе генә түгел, улы Фәрхат белән хезмәт итә.

Аталы-уллы Беляевлар: «Егермешәр чакрым асфальт юл салган еллар була»

«Мин эшли башлаганда, елына ике генә чакрым юл ясый идек, анысын да күтәртеп кенә, ә хәзер 20шәр чакрым асфальт юл салган еллар була», - ди «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалында 35 ел эшләүче Алик абый Беляев. Биредә ул үзе генә түгел, улы Фәрхат белән хезмәт итә.

Икесе дә йөк төяүче машинистлар. Хәер, юл төзелешендә эшнең төрлесен башкарырга туры килә. Ничек кенә булмасын, эшләрен яратып башкара аталы-уллы Беляевлар. «Үзебез салган юллардан атлаганда, горурлык кичерәбез», - диләр.

Алик абый тумышы белән Аксубай районының Иске Кармәт авылыннан. Озак еллар совхозда эшләгәннән соң, үзен юл төзелешендә сынап карарга булган. «Татавтодор» җәмгыятенең Аксубайдагы бүлегенә эш сорап килгән, аңа мөмкинлек биргәннәр, һәм шуннан бирле менә инде 35 ел Алик абый биредә. Эшен зур җаваплылык тоеп башкара, «Башка җирдә эшләвемне күз алдына да китерә алмыйм», - ди. Авылдашлары да аны күреп сокланалар, рәхмәт сүзләре җиткерәләр икән. Ни дисәң дә, авылларны юллы итүдә аның да өлеше бар. Үзләренең туган авылы Кармәткә дә элек пычракларда, бураннарда кереп, чыгып булмаган, юл салынганга авыл халкы сөенеп бетә алмый.

«Эшләү шартлары да зарланырлык түгел», - ди Алик абый. Өч дистә елдан артык эшләү дәверендә ул дүртенче генә тракторын алыштыра.
- Элек чылбырлы тәгәрмәчле тракторда йөри идек. Юллар күтәрттек, комнар сиптек, ә хәзер «Катерпиллер» дип исемләнгән чит ил техникасында идарә итәбез. Аның мөмкинлекләре, егәрлеге дә күбрәк, уңайлыклар да тудырылган, хәтта кондиционерына кадәр бар, - дип елмая Алик абый.

Хатыны Миңлегөл апа да ире, улы өчен сөенә. Хезмәт хакы җитәрлек, эшкә еракка барасы түгел, җитмәсә, юллар салу - саваплы гамәл.
Фәрхат юл төзелеше, техника белән кечкенәдән кызыксына башлаган. Шулай булмый ни, әтисенең эштән кайткач, юл белән бәйле вакыйгалар сөйләве, эштәге мавыктыргыч очракларны тасвирлавы күңеленә сеңеп калган аның.
- Киләчәгемне юл төзелеше белән бәйләргә уйладым. Моңа, әлбәттә, әтинең озак еллар бу өлкәдә эшләве сәбәче булды, - ди Фәрхат.
Аның «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалында йөк ташучы-машинист булып эшли башлавына 14 ел узып киткән. Эш иртәнге сәгать җидедән кичке дүртләргә кадәр дәвам итә. Сменалар, эш сәгатьләре, эшнең күләменә карап, төрле булырга мөмкин. Юл дигәндә, график сүзе туры килми торгандыр, мөгаен. Шуңа да һава торышы матур торганда, күбрәк эшләп калырга тырышалар. Минем белән сөйләшкәндә дә Фәрхат комлы гравий катнашмасы - ПГС төйи иде.

- Бу ПГСны заводка ташыйм. Көненә 1000 тонна асфальт җитештерәбез. Һәр эшнең дә үз авырлыклары була, әмма барысына да ияләшәсең. Эшеңне яратасың икән, авырлыклар сизелми башлый, - ди Фәрхат.
Әтисенең янәшәдә булуы да терәк. Киңәшләре, акыллы сүзләре белән һәрчак ярдәм итеп тора. Фәрхат бүген үзе әти. Аксубайда йорт салып чыккан, хатыны белән ике ул үстерәләр.
- Улларым минем һөнәрне сайласа, каршы килмәячәкмен, - ди.
Юл төзелеше өлкәсендә тырышып эшләгән Беляевлар династиясен дәвам итүчеләр булыр әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading