16+

Баланы машинада креслосыз йөртергә ярыймы?

7 яшьтән соң балаларны машинада махсус креслосыз да йөртергә ярый дип ишеттем. Бу закон чынлап та гамәлдәме? Кресло булмаган өчен штраф салмаячаклармы? Рамил Сәйфиев, Лаеш.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе полиция майоры Артур Газизов аңлатуынча, юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кергән. 7 яшькә кадәр балаларны авырлыгына, буена карап туры килгән махсус креслоларда йөртергә кирәк. Ә менә 7- 11 яшькәчә балаларга килгәндә, аларны машинада креслода да, куркынычсызлык каешын эләктереп йөртү дә ярый дигән мәгънәне биргән пункт өстәлгән. Дөрес, 7 яшьтән соң балаларны бары арткы урындыкта гына креслосыз йөртергә ярый. Алгы рәттә 12 яшькә кадәр махсус кресло таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading