16+

Чаллы туристларын Абхазиядә талаганнар: «Ике сәгаттән соң кайтсак, ишек бикле, калган 30 мең акчабыздан җилләр искән»

Абхазиядә туристларга җинаятчеләр һөҗүм итүе киң яңгырау тапты. Бу илгә ял итәргә бару елдан-ел куркыныч була бара.

Чаллы туристларын Абхазиядә талаганнар: «Ике сәгаттән соң кайтсак, ишек бикле, калган 30 мең акчабыздан җилләр искән»

Абхазиядә туристларга җинаятчеләр һөҗүм итүе киң яңгырау тапты. Бу илгә ял итәргә бару елдан-ел куркыныч була бара.

Безгә шушы төбәктә ял итеп кайткан Илдар З. шалтыратты. Ул әле генә гаиләсе белән Абхазиядән кайтып төшкән. Газетабыз аша шушы Кавказ республикасына баручыларны кисәтәсе килгән аның, дип яза "Шәһри Чаллы".
Илдар ике баласы һәм хатыны белән Гагра шәһәренең уртасында шәхси йортта яшәгән.

- Диңгездән ерак түгел, уңайлы урында башта бик ошады. Без кергән шәхси йорт хуҗалары ике аерым бүлмә бирделәр, кулга ачкыч тоттырдылар. Курыкмыйча үзегез бикләп йөрегез, дип тә әйттеләр.

Илдар әйтүенчә Абхазиядә бөтен җирдә алдыйлар, ашханәгә керсәң дә, экскурсиягә барсаң да, маршрут таксиена утырсаң да акчаның артыгын алып калалар, ә базарда әйтеп тә торасы юк, ди.

-Кайтырга өч көн кала ишекләрне бикләп диңгез буена киттек,-ди Илдар.- Ике сәгаттән соң кайтсак, ишек бикле, әммә бүлмәбез пыр-тузган, калган 30 мең акчабыздан җилләр искән. Ярый, паспортлар, башка документлар хатынның сумкасында иделәр.Ул аны һәрвакыт үзе белән йөртә. Караклар кергән дисәң, ишек бикле. Хуҗалар берни белмибез, бер кемне дә күрмәдек, дип тик торалар. Милициягә әйтәбез дигәч, безгә: "барып йөрмәгез, барыбер ярдәм итмәячәкләр", диделәр.

Иладарларның бу соңгы акчалары була, алар аны күчтәнәчләр һәм юлга азык-төлек алырга дип калдырганнар. Чит җирдә бер тиенсез калган кешене күз алдына китерегез әле? Ярый, кире кайтырга поездга билетны алдан ук алып куйган булалар. Әммә әле чикне үтеп Адлерга вокзалга барып җитәргә кирәк бит әле.

Илдар ярый үзе белән виза карточкасын алган була, анда бер тиен дә акча булмаса да шул ярдәм итә. Тиз генә Чаллыга туганнарына шалтыратып хәлне аңлата да, акча салырга куша. Ә акчаны Сочига барып алырга кирәк, Абхазиядә банкоматлар инде өч ел элек эшләми башлаган.

-Хуҗалардан кире кайтарам, дип теләнеп көчкә юлга акча алып, Сочидан туганнар җибәргән 10 мең акчаны барып алдым. Болай килгән ял итүчеләрнең әйберләрен, акчаларын урлау Гаграда киң таралган икән. Без танышкан Мәскәү кешеләрненең дә тәрәзәдән кереп кыйммәтле әйберләрен: алтын алка һәм йөзекләрен, яшереп куйган 15 мең сум акчаларын урлаганнар. Һәм тагы менә шундый урлашулар турында күп ишеттек.

Илдар Абхазиягә киләчәктә аягымны да атламыйм, ди.

Укучыларыбызга шуны әйтәсе килә: кайда ялга барганыгызны белеп барыгыз. Абхазия матур булса да, андагы күңелсез күренешләр булырга мөмкин икәнлеген исегездән чыгармагыз, диелгән район хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading