16+

Эшмәкәр Арслан Габидуллин бер миллиард агач утыртырга алынган

Агач утырту өчен иң яхшы вакыт – егерме ел элек. Ул вакытта булмаса, хәзер!

Эшмәкәр Арслан Габидуллин бер миллиард агач утыртырга алынган

Агач утырту өчен иң яхшы вакыт – егерме ел элек. Ул вакытта булмаса, хәзер!

Эшмәкәр Арслан Габидуллин дөнья буйлап бер миллиард агач утыртырга хыяллана. Бүген аның ярдәмендә 4 мең төп агач утыртылган.
– Бу идея Пермь эшмәкәре Александр Братныкы. Ул үз акчасына агач үсентеләре алып, шуларны шәһәр халкына тараткан һәм барысы 7 мең төп агач утыртылган. Александр белән аның Ижевск шәһәрендәге вәкиле Кирилл Попов аша таныштым һәм ул миңа Казанда үзенең вәкиле булырга тәкъдим итте. Әмма үзе бу проекттан китте. Проект барлыкка килгәннән бирле 10 меңнән артык агач утыртылды, – дип сөйли Арслан.   

Ул тумышы белән Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсеннән.
– Табигатьне үз кулларыбыз белән пычратуыбызны күреп, күңел әрни иде. Әмма планетабызны саклау турында уйлану шул борчылудан артмады. Алты ел элек үз бизнесымны булдырдым, үсә, камилләшә башладым. Дөньяга караш та үзгәрде. Табигатькә ярдәм итү теләге дә барлыкка килде. Үз акчама агач үсентеләре алып, социаль челтәрдә аларны бушка таратуыбыз турында яздык. Шул постка репост ясаучыларга сертификатлар бирдек. Шул сертификатны алар икешәр үсентегә алыштырды. Моның өчен билгеле бер көнне билгеләдек. Халык бик теләп килде, алар агач үсентеләрен үзләре теләгән җиргә утырттылар. Шушы форматны сайлавыбыз юкка түгел. Бездә, гадәттә, агач утыртырга волонтерларны җәлеп итәләр. Алар көненә әллә ничә дистә үсенте утырта. Минем уемча, берничә агачны алар теләп утырта. Калганнарын кирәк дип кенә утырта башлый. Ә икешәр генә үсенте бирсәң, аны кадерләп утырта да, карап үстерә дә. Үзенең бакасына яки ишегалдына утырткач, бу минем агачым, дип карый ул аны, – ди Арслан.

Быел яз көне, пандемия булу сәбәпле, акцияне оештыру мөмкинлеге булмаган. Киләсе язга аны кабат дәвам итәргә өметләнә. Миллион төп агач белән генә чикләнмичә, башка илләрдә дә вәкилләр табып, планетада бер миллиард агач утыртырга хыяллана.

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading