16+

«Рабыня Изаура»га 40 тула

Киләсе елга бөтен СССР халкы үлеп-бетеп караган «Рабыня Изаура» сериалына кырык ел тула икән. Сериал барган көннәрдә кол Изаура халыкны үзе әсир итеп тотты дияргә була.

«Рабыня Изаура»га 40 тула

Киләсе елга бөтен СССР халкы үлеп-бетеп караган «Рабыня Изаура» сериалына кырык ел тула икән. Сериал барган көннәрдә кол Изаура халыкны үзе әсир итеп тотты дияргә була.

Телевизордан «Азангун гарунге ун газун гунге» дип җырлый башласалар, өйдәге бөтен халык телевизор каршына тезелешеп утырыр иде. Изаураны жәлләп күпме күз яше түгелде. Дөрестерме-юкмы, Изаурага халык тонналап хатлар да язган, ди.

Бер авыл агаеның сөйләгәне истә: «Хатын иртәнге өчтә торып фермага сыер саварга китә. Кайткач, хуҗалыктагы сыерларны сава. Өч бала, өйдә эшнең беткәне юк. Ак күлмәк киеп пианинода уйнап утырган Изаураны жәлләп, елый-елый, сериал карый. Изаура балакай өчен борчыла». Кем әйтмешли, комментарийлар монда кирәк тә түгел.

Хәтерлим әле, кышкы буранлы көннәрдә авылда ут бик еш бетә иде, вакытында утны ялгый алмаган электрчыларны сүгеп җан чыга, икенче көнне мәктәпкә баруга ук Изаураның хәлләрен белешәбез. Төсле телевизорлары булганнар актрисаның күлмәге нинди төстә булуын сөйли.

Сериалның үзенә килгәндә, Бразилия телехиты әле дә иң күп сатылган сериал санала. 1976 елдан бирле аны дөньяның 80 илендә караганнар. Сериалның юбилее алдыннан, фазендада яшәүчеләрнең бүген ничек яшәүләре белән кызыксындык.

Лусилия Сантус - Изаура

Экс-Изаурага - 58 яшь. Лусилия театрда 14 яшеннән үк уйный башлаган. Кинога төшү тәҗрибәсе булмаса да, сәләтле кызны төп рольне уйнарга чакырганнар. Ул кинога гына төшеп калмый, телевидениедә продюсер, сценарист та булып эшли. Шәхси тормышына килгәндә, синьора Сантус иреннән аерылган, күңел тынычлыгын йога белән буддизмда тапкан. Улы Педро Нешлинг шулай ук актёр.

Рубенс ди Фалко-Леонсио

Усал плантатор Леонсио ролен башкарган Рубенс 2008 елда 76 яшендә йөрәк авыруыннан үлгән. Сериал чыкканнан соң, актерга Леонсио дип эндәшә башлаганнар. Лусилия белән ул 1986 елда «Сеньорита» дигән тагын бер кинода төп рольдә төшкән. 2004 елда кабат «Изаура» төшерелә, ул анда командор Алмейда ролен башкара. Рубенс бер тапкыр да өйләнмәгән, буйдак булып калган. Үзе турында ул, холкым көндәлек гаилә тормышы өчен туры килми, дип белдергән.

Леа Гарсиа - кол хатын Роза

Изаураның дошманы ролен башкарган Леа Гарсиага - 82 яшь. Актриса турында чынлыкта аңа 60 яшьтән артыгын биреп булмый, диләр. Ул бик күп популяр киноларда төшкән.

Зени Перейра - кол Женуария

Изаураны кайгыртып яшәгән рәхимле негр хатыны 2002 елда 77 яшендә үлгән.

Норма Блум - Малвина, Леон­сио хатыны (фильм уртасында ире кулыннан үлә)

Актриса Норма Блум кинога 11 яшеннән үк төшә башлаган. Биш телне белә торган актриса фильмнар һәм китаплар тәрҗемә итә. 80 яшендә булуга карамастан, әле дә кинога төшә.

Жилберту Мартино - командор Алмейда, Леонсионың әтисе


Атаклы бразилия актеры Жилберту Мартино 2001 елда 74 яшендә үпкә рагыннан үлгән. Ул өч тапкыр өйләнгән, өч баласы бар.

Роберто Перильо - Тобиас

Изаураның беренче мәхәббәте, Малвина белән бергә Леонсио кулыннан үлә. Россия хатын-кызларын үзенә гашыйк иткән Робертога бүген 68 яшь, актер әле дә киноларга төшә.

«Рабыня Изаура» экраннарга яңартылып чыгачак, дип яза «РИА-Новости». Яңа актерлар сос­тавында төшерелгән теленовелла алдагысыннан күпкә озынрак булачак. Бу юлы телевизор караучыларга 120 серия тәкъдим ителә. Аның һәр сериясе кырыгар мең долларга төшкән.


Изаура ролен билгеле актриса Бьянка Риналди башкарачак.

Леонсио ролен башкарган Рубенс ди Фалко бу юлы командор Алмейданы уйнаячак.

Яңартылган сериалны Россия халкына күрсәтәчәкләрме - билгесез. Хәер, соңгы егерме елда сериаллар карап «агуланган» халыкка ул кызык булырмы икән. Без караган «Рабыня Изаура», ни дисәң дә, иң беренче мелодрама иде бит, шуның белән дә истә калды ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading