Шәһри Казан

Атка карап...

Фотога атлар тешләрен Күрсәтеп төшә икән. Атларның иякләренә Сакал да үсә икән. Күзләре дә туры карый Рәсемгә төшкән чакта. Безнең мәзәкләрне укып Атлар да көлеп ята. Атларның көләсе килә, Атларга кызык кирәк. Арганнар алар бәрәңге Арасын сызып, димәк. Гәҗиттән аның да үзен Күрәсе килә бугай. ...Ат язмышына төшермә Журналист халкын,...

Реклама

Фотога атлар тешләрен
Күрсәтеп төшә икән.
Атларның иякләренә
Сакал да үсә икән.

Күзләре дә туры карый
Рәсемгә төшкән чакта.
Безнең мәзәкләрне укып
Атлар да көлеп ята.

Атларның көләсе килә,
Атларга кызык кирәк.
Арганнар алар бәрәңге
Арасын сызып, димәк.

Гәҗиттән аның да үзен
Күрәсе килә бугай.
...Ат язмышына төшермә
Журналист халкын, Ходай!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: