Шәһри Казан

Бусагага тузан төшермиләр

Эшкә иртәрәк килдем әле бүген. Төгәлләнмәгән эшләремне бетерермен, язасы мәкаләләремне язармын. Компьютер каршысына утырдым гына, телефон шалтырый.

Тынычлык бистәсеннән укучыбыз Ильяс Мөхәммәтшин шалтырата икән.

- Инсульт кичердем. 10 көн буе аңыма килә алмый яттым, үлемем шушы икән дигән идем, шөкер, Ходай ярдәменнән ташламады. Тәҗрибәле табибларга эләктем. Озак кына 18 нче хастаханәдә дәваландым. Табиб Рөстәм Бакировның яхшылыкларын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Үзебезнең Тынычлык бистәсендәге 3нче сырхауханә дә бик яхшы эшли безнең. Итагатьле шәфкать туташлары, һәрчак елмаеп каршы алучы табиблар булуы сөендерә. Үзебезнең медицина учреждениесе бигрәк тә якын миңа. Тынычлык бистәсе халкы хастаханәсез калгач, аны булдыру эшен үзем башлап йөрдем бит. Ничә җитәкченең ишек бусагасын таптаган идек ул чакта. Сырхауханәдә 10 еллап идарә иткән баш табиб Наил Саматов хәзер лаеклы ялда, ә без аны барыбыз да бик сагынабыз. Кечкенә генә буйлы үзе, беркайчан да тавыш күтәрмәс, олыларны олы итә белә, хөрмәт белән карый. Бөтен бистә халкы исеменнән рәхмәт аңа, - дип елый ук башлады Ильяс абый. Олы кешенең күңеле тулды, күрәсең.
Трубканы куйдым гына, редакциягә язучы, журналист Мәгъ­сүм абый Гәрәев килеп керде. Коллегабыз Линар Закировны эзләп керүе икән. Хәер, редакция янәшәсеннән үтеп китешли монда керми калу гөнаһ булыр иде, ди Мәгъсүм абый. Ул 1997 елда «Шәһри Казан»да эшләгән кеше. Быел 80 яшен тутырган. Юбилее уңаеннан чыгарган китабы турында да сөйләп алды. «Журналистикада үз исемем бар, шуңа сөенәм, урамда атнасына ике кеше булса да, мине таный. Димәк, тырышлыгым юкка китмәгән, даным бар», - ди Мәгъсүм абый.

- Линарга сез килгәнне әйтермен, - дип озаттым.

- Алай дия күрмә, хәйләләп, үзеңне яратып сөйләшергә кирәк, Мәгъсүм абый минем яныма килгән иде, сине дә сорады шунда диген, - дип, рәхәтләнеп көлде.

Реклама

Ул да түгел, газетабызның даими укучысы Равилә Мөбарәкшина килеп керде. Язма алып килгән икән. Равилә апа бик юмарт үзе, килгән саен кочак-кочак журнал, брошюралар калдыра. Бер уч кәнфит, алма белән сыйлады әле бу юлы.

Язмамны төгәллим дә кайтыр­га кузгалырмын инде дигәндә генә коридорда акрын гына кемнеңдер килгәне ишетелде. Карасам, Татарстанның солдат әниләре комитеты рәисе Галина Чумаченкова икән. Галина апага 66 яшь, аягы авырта, шуңа да таяк белән акрын гына йөри. «Юбкалы генерал», «Солдатларның әнисе» дип язганыбыз булды элегрәк аның турында. Галина апаның хәрби хезмәт белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә алуы сокландыра. Ничә егетне гаделсез «дедовщина»дан коткарганы бар аның, ничә анага армиядә хәбәрсез торган уллары белән элемтәгә чыгарга ярдәм иткән. Галина апа килдеме, тиз генә китми инде ул. Башыннан кичкәннәрне бик тәмләп, рәхәтләнеп сөйли. Бу юлы үз хәле хәл икән әле. Пенсиясеннән ай саен 4 мең акча тотып кала башлаганнар.

- Пермьдә Яшел Үзәннән хезмәт итәргә киткән бер егетне психоневрология хастаханәсенә япканнар иде. Егетнең әнисе белән шул мәсьәләне хәл итәргә бардык. Егетне хастаханәдән алып кайттык. Аның документларын рәсмиләштерергә Екатеринбурга барырга туры килде. 10 мең акча кирәк. Егетнең әнисе акчам юк, ди. Акча эзләгәндә, бер таксист белән таныштым. Руслан исемле. Ул миңа тиз арада акча табып бирәм дип, паспортымны алды да бер кибеткә кереп товар алып чыкты. Ул товарны шунда ук сатты да тагын, аның каравы, миңа 10 мең сумны бирде. Баксаң, минем исемгә 20 мең кредит рәсмиләштергән икән. Кул куйганда, моны аңламаганмын. Шулай менә, кредит түләргә тиешмен хәзер. Җиде тапкыр прокуратурага да яздым инде, мәгънә юк, - ди Галина апа.

Шуннан, серле елмаеп, мин ике миллион акча оттым әле, дип, сумкасыннан кәгазьләр чыгара башлады. Тагын алдакчылар кармагына эләгә язган Ӑалина апа. Фәлән сум акчага товар заказ бирсәгез, миллион вәгъдә итәләр икән. Бу сәлам хатлары күпләргә таныштыр. Галина апага озак кына бу нәрсәнең тозак икәнен аңлатырга туры килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: