Шәһри Казан

Бушка сәяхәт итәсең киләме?

Чемоданлы кәефләр Җәй якынлашкан саен, йөрәкләр ешрак тибә. Безнең климат шартларында бик кыска булган табигатьнең әлеге гүзәл чорын ничегрәк, кайда үткәрергә дигән планнар белән яна башлыйбыз. Аягыңны юрганыңа карап сузасың дигәндәй, кемдер авылга, кемдер дачага, кемдер чит илләргә, диңгез буена бару ягын карый. Авыл белән дачаның нәрсә икәнен яхшы беләбез,...

Реклама

Чемоданлы кәефләр
Җәй якынлашкан саен, йөрәкләр ешрак тибә. Безнең климат шартларында бик кыска булган табигатьнең әлеге гүзәл чорын ничегрәк, кайда үткәрергә дигән планнар белән яна башлыйбыз. Аягыңны юрганыңа карап сузасың дигәндәй, кемдер авылга, кемдер дачага, кемдер чит илләргә, диңгез буена бару ягын карый. Авыл белән дачаның нәрсә икәнен яхшы беләбез, ә менә чит илләр безне ымсындырса да, барыбызга да ишекләрен ачарга ашыкмыйлар. Моның өчен кесәң калын булу кирәк, дигән фикер безнең миебезгә нык кереп урнашкан. Дөнья буйлап бөтенләй бушка диярлек сәяхәт итәргә мөмкин дигәнгә бөтенләй ышанасы да килми. Ә ул мөмкин икән бит.
Акчага кем дә ял итә аны
Шунысын дә әйтим, туризм буенча Кытайны әле бер илнең дә уза алганы юк. Узган 2012 елда кытайлар чит илләргә чыгу өчен 102 миллиард доллар акчаларын сарыф иткәннәр. Шулай итеп, әлеге ил чит илләргә туристлар чыгаруда беренчелекне били. Моңа кытайларның соңгы ике елда керемнәре арту һәм урбанизация сәбәпче булган. Хәер, чит илләргә чыгып ял итү дигәндә, үзебезнекеләр дә кимен куймый. Безнекеләрнең маҗаралары самолетта очканда ук башланганын яхшы беләбез. Акчага килгәндә исә, россиялеләр узган ел чит ил бюджетларын 43 миллиард долларга баетканнар. Башлыча Мисыр һәм Төркиядә шул кадәр акча туздырганнар. Шулай итеп, Россия халыкара туризм буенча дөньяда бишенче урынга күтәрелгән. Дөньякүләм туристлык оешмасы башлыгы Талеба Рифаи әйтүенчә, Россия белән Кытыйда туристлыкның үсүенә бу илләрдә урта сыйныфның барлыкка килүе сәбәпче икән.
Мине югалтмагыз: бер елга чит илгә киттем
Әйе, хәзер чит илләргә ял итәргә бер атнага, 10 көнгә генә бармыйлар инде. Хәер, юлламаны алдан ук алып куйган булсагыз да, әлеге мәгълүматларның файдасы тими калмас үзегезгә. Хәзер чит илләргә чыгып ял итүнең, сәфәр кылуның яңа ысуллары барлыкка килә башлады. Мәсәлән, травеливинг дигәне - яшәр өчен иң арзан, ел әйләнәсендә җәй фасылы булган илләрне сайлап алып берничә айдан алып, яртышар елга кадәр шул илләрдә яшәү, яраткан хоббиең белән шөгыльләнү яки шул илләрнең табигате, яшәеше белән хозурлану, үзеңне рухи яктан баету өстендә эшләү. Һиндстан, Индонезия, Таиланд, Камбоджа, Филиппин, Коста-Рика, Белиз кебек илләрдә менә дигән бүлмә арендага алып, арзанга гына айлар дәвамында яшәргә мөмкин. Чөнки бу илләрдәге фәкыйрьлек сәбәпле, яшәү һәм азык-төлек тиеннәргә генә чыга. Бездә бер айлык яшәүгә, фатир түләүләренә тотылган акчага бу илләрдә, океан ярында, искиткеч гүзәл табигать кочагында яртышар ел яшәргә мөмкин.
Татарлар сәяхәт итәргә ярата
Икенче бер дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр төркемен татар егете Марат Хәсәнов оештырган. Интернеттан аны sunsurfers.ru адресы буенча табарга мөмкин. Чит илләргә бик арзанга гына бару серләрен белергә, Азия илләренең искиткеч матур табигатен чагылдырган фотолар күрергә мөмкин. Сәяхәтнамәләрне дә укырга була. Марат инде өченче ел сәфәрдән кайтып керми. Барысы 23 илдә булган. Таиландта исә ел ярым яшәгән. Литвада туып үскән, Англиядә университетта икътисад белгечлеге алган. Әмма күңеле сәфәрләргә тарту сәбәпле, сәяхәт итә башлаган. Сәяхәтләр һәм яшәү өчен акчаны башлыча интернет ярдәмендә эшли. Сайтлар ясый, дизайн белән шөгыльләнә, музыка иҗат итә. Кемнәрдер исә фотога төшерә, башкаларны шул эшкә өйрәтеп акча эшли. Кайберәүләр исә яшәргә килгән илләрендәге балаларны инглиз теленә өйрәтеп тә акча эшлиләр. Кыскасы, дуслар, чит ил паспортыгыз юк икән, һич кичекмәстән аны булдыру эшенә керешегез, чөнки бу эш үзе генә дә берничә айга сузылырга мөмкин. Дөнья тирәли сәяхәткә ничегрәк әзерләнү кайларга бушка диярлек бару мөмкинлеген газетабызның алдагы саныннан укый алырсыз. Шулай ук сәяхәтче, блогер, татар егете Марат Хәсәнов белән эксклюзив әңгәмә дә булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: