Шәһри Казан

Фирдәвес Зариф: Яшәсен үгезләр! (юмореска)

Тәки үз эшен ачты Гарәпша. “Бер төнлек ир” ул хәзер.

“Мир үгезе”, – дип, авызыгызны юкка ерасыз, бай, дәрәҗәле ханымнар гына чакыра аны. Үзләренең ирләре юкмени, дисезме? Соң, чын ирләр бармак белән генә санарлык хәзер. Булдыксыз ирләрне ашатып ятканчы, болай арзангарак төшә икән аларга. Әле ул ирләрнең көен көйлисе дә бар бит. Ә болай беркем беркемгә тиеш түгел.
Кичә авылдан балдыз килгән иде. “Хәзер авыл ирләре дә ташка үлчим, егылып китеп эчәләр. Элек, ичмасам, ялгыз хатыннар күңелен күрергә төзүче әрмәннәр бар иде. Калхуз бөтенесен ашатып торды!” – ди.

Реклама

Үзе дә авыл малае булганга белә Гарәпша: барысы да колхозларны таратудан башланды. Колхоз бетү белән пеләмән үгезләре дә юкка чыкты. Ә алар янына ирләр генә якын килә ала иде. Инде үгезләр булмагач, ирләрнең дә кирәге калмады. Бөтен эшне хатын-кыз үзе эшли.

Гел болай йөреп булмас анысы. Азрак мая туплагач, авылга кайтырга уйлап тора Гарәпша – пеләмән үгезләре үрчетергә. Алар булса, ирләр дә аякка басар нибуч!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: