- Хәзер радионың техник яктан мөмкинлекләре чиксез. Элек исә һәр сюжетны автобус, поезд, кешеләр аша җибәрә идек. 1988 елда безгә Коми Республикасы кушылды. Анда әле бүген дә барып җитүләре кыен, ә ул вакытта элемтә бары почта аша гына оештырыла иде. Бер сюжетны ике-өч атна көтәргә туры килде, - дип искә ала ул елларны Йолдыз Крепостина.
Бәхетле гаилә серләрен 30 ел эфир киңлекләрендә «Пар канатлар» тапшыруын алып барган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин Нуруллиннан да яхшырак белүче юктыр. Быел аның да радио ишекләрен тәүге кат ачып керүенә - 45 ел.
- Укуның беренче елында ук җырлар авторы Кәүсәрия Шәфикова турында әзерләгән материалым эфирга чыкты. Шул вакытта тапшыруларга атналык күзәтү ясаган режиссер Руслан Әхмәтҗанов, эшемне уңай бәяләп, «өметле малай, эшкә җәлеп итәргә кирәк» дип, мине радионың даими хәбәрчесе итте. Инде III курста гаилә коруым да эшкә иртә урнашуыма бер сәбәпче булгандыр. Гаиләне туендыру өчен бик күп яздым. Ә «Пар канатлар»ны миңа остазым Борис Зиннәтуллин тапшырды, ул башлаган эш бу, - ди Рәзин абый.
8 май көнне Камал театрында «Пар канатлар» туган көнен гамьле бер концерт белән дә билгеләп үтә әле.
Театр - микрофон алдында
Кечкенә генә бер бүлмәдә Татарстан радиосының «алтын фонды» сакланган. Дөресрәге, барлык татар дөньясының «алтын фонды». Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның Тукай турында әйткән сүзләре, Туфан Миңнуллин, Әмирхан Еники кебек язучыларыбыз тавышы, беренче драма әсәрләре... - барысы да бу серле тартмаларда яшеренгән. 2000нче еллар башында тавышларны дискларга яздыру, компьютерлаштыру эше башланган.
Татарстан радиосы - тыңлаучыларны театр дөньясы белән таныштыручы бердәнбер радио да бит әле. Менә бу тартмаларда да моннан 30 ел элек сәхнәләштерелгән «Зәңгәр шәл», М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрының «Ак калфагым төшердем кулдан», Казах дәүләт театрының казах телендә уйнаган «Галиябану»лары сакланган. Заманында, тавышларын радиога яздыру өчен, театрлар ярты ел алдан чиратка баса торган булганнар.
- Чит-ят тавыш кермәсен дип, без спектакльне төнлә яздыра идек. Артистлар да радиога бик теләп йөрде. Радиоспектакль аларның тавышын мәңгеләштерү дигән сүз бит. Иҗат эше авыр, ләкин бик рәхәт. Артистлар белән эшләү - үзе бер вакыйга. Алар спектакльдән соң арып яисә артык ял итеп килергә мөмкин. Бер-берсен үпкәләтмичә генә, тавышларын бер тонда яңгыратырга тырышасың. Радиоспектакль өчен артистларга да, журналистларга да гонорар түләнә иде. Беренче гонорар алгач, ялгыш биргәннәрдер, дип бик курыктым. Ул безнең хезмәт хакы кадәр иде. Сәхнәдә барган спектакль радиоспектакльдән берничек тә аерылмады. Әле радиода актерлар тырышыбрак та уйный иде. Студиядә актерлар чын спектакль куйды. Йөгергәннән соң сөйләшкән тавыш кирәк булса, башта артистларны зал буйлап йөгертә идек, аннан микрофонга бастырып сөйләштерә идек, - ди Әлфия апа.
Радиода соңгы спектакль XXI гасыр башында яздырыла. Бүген дә һәр дүшәмбе, шимбә, якшәмбе көннәрендә әлеге спектакльләрне тыңлап була. Озын тәнәфестән соң спектакль яздыру кебек җаваплы эшне яшьләр үз кулына алган. Бу эштә бигрәк тә журналист Раил Садри (Садретдинов) тырыша.
Кыйбласына тугры ул
Татарстан радиосы - дикторлык институтын саклап калган бердәнбер радио да әле. Әдәби татар телендә чиста сөйләшергә өйрәнәсең килсә, 99,2 FM киңлекләрен тыңларга кирәк. Радионы исә диктор Татарстанның халык артисты Тәлгать Хәмәтшинның бәрхет тавышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Заманында, аның тавышына сокланып, радиога өем-өем хатлар агылган.
- Университеттан соң Оренбург өлкәсендәге Тодский лагеренда хәрби җыенда булдым. Кич иде. Шунда татар көен ишеттем. Бу тавыш каян килә икән дип, урман эчендәге палаткалар буйлап эзләп киттем. Килсәм, Казан сөйли икән. Бу вакытта мин Татарстан радиосында эшләрмен дип күз алдына да китермәдем, - ди ул.
Тәлгать абыйның диктор булу теләге инде мәктәптән үк килә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллинның «радиода эшләгән барлык дикторлар да югары педагогик белемле» дигән сүзләрен истә тотып, Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин дикторлык фәкать конкурс аша гына алына торган һөнәр. Укуын тәмамлагач, Тәлгать абыйны да, ун кешелек комиссия алдында тыңлап, эшкә алалар.
- Бүген радиолар бик күп, теләсә кем эфирга чыга, теләсә нәрсә сөйли. Ләкин дикторлык хезмәтен саклау - татар телен саклап калу дигән сүз ул. Бу мәсьәләгә глобаль карарга кирәк. Радио эше һәрчак вакыт белән бәйле, тормышыбызны секундлар хәл итә. Иртәнге 6 сәгать 2 минутта тапшыруыбыз башлана иде. Шул вакытта син инде студиядә утырып торырга тиеш. Төрле очракларга юлыктык, ләкин эфирга бер тапкыр да соңга калган булмады. Бик соңлаганда, автобус шоферы янына басып ашыктыра идем. Хәлемә керәләр иде анысы, - дип искә ала Тәлгать абый.
Бу радиодан сез беркайчан да очраклы җырлар ишетмәссез. Җырны да алар тәрбия чарасы буларак кабул итә. Тикмәгә генә Татарстан радиосын мәдәният-сәнгать оешмалары «әнисе» димиләр инде. Заманында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры симфоник оркестры биредә канат чыгарган. Радио үзе бер филармония булган. Музыкаль бүлекне данлыклы композиторыбыз Салих Сәйдәшев җитәкләвен генә искә төшерсәк, радионың ни кадәр дәрәҗәле икәнен чамалап була.
- Татарстан радиосы беркайчан да үз кыйбласыннан тайпылмый. Вак иләктән иләнгән, зәвыклы җырлар гына бирергә тырышабыз, - ди биредә эшләүче хезмәткәрләр.
Ләкин бу гел иске җырлар гына яңгыраталар дигән сүз түгел, радио даими рәвештә яшь җырчыларның, композиторларның эшләре, үзешчән артистлар иҗаты белән дә таныштыра.
Коллегаларыбыз - Татарстан радиосы хезмәткәрләрен олы юбилейлары белән котлыйбыз. Үз кыйблагызга тугры булып, тамашачыларыгызның рәхмәтен ишетеп эшләргә язсын!
Комментарийлар