Шәһри Казан

Күрәзәче Рәсилә Кәлимуллина: «Мин сихерче түгел»

Рәсилә Кәлимуллина - күрәзәче. Аның турында язарга бер укталган идем, ничектер барып чыкмады. «Үзеңдә шундый гайре табигый сәләт булу куркытмыймы? Бу халәтең өстәмә борчулар тудыра торгандыр? Гадәттә, күрәзәчелекне шайтан коткысы дип аңлаталар, бу чыннан да шулаймы? Әлеге сәләт каян килә?» Рәсиләгә шул сорауларны бирмәкче идем. Ниһаять, очраштык.


«Сәләтем - нәселдән»

- Бу сәләт нәселдән килә, -диде Рәсилә. - Әнинең туганы да таш сала торган булган. Ә әни үзенә бер психолог иде, 98 яшендә гүр иясе булды. Гомумән, әтием Насретдин, әнием Минсафа искитмәле кешеләр иде. Әниемнән таныш-белеш төшлек салдырыр иде. Ул үлгәч, мин дә төш күрдем: «Шундый әйбәт итеп сау­буллаштык», - диде. Бу аның риза булып китүе иде... Нәрсәгә куркырга соң? Киресенчә, кешеләргә ярдәм итә алуыма сөенәм генә. Мондый сәләтнең шайтаннан бирелүенә ышанмыйм. Чөнки ак көчләр белән генә эш итәм. Кемнәрнеңдер арасын бозмыйм, сихер ясамыйм... Мин күрәм...
Кечкенәдән табиб буласы килгән Рәсиләнең. Авыл фермасы янында (Азнакай районының Урманай авылы) мал табиблары ташлаган шприц­ларны алып кайтып, юып, шулар белән врачлы уйнаган чак­ларын әле булса онытасы юк. Каз бәпкәсе су буеннан тәпиен сындырып кайткач та, 3-4нче класс баласының үз белдеге белән аның аягына шин салып йөрүе дә үзе бер тамаша була карап торган кешегә. Эт-песиләргә ул-бу була калса да, ярдәменнән ташламый Рәсилә. Үскәч, табиб булып, кешеләргә дә шулай ярдәм итә алсаң иде дип хыяллана. Унынчыны тәмамлагач, сырхауханәгә санитарка булып урнашуы да шул фәрештәләргә тиң ак халатлы табибларга якынаясы килүдән. Пенициллин аллергия биреп җәфаламаса, ул анда күпмегә тоткарланган булыр иде икән - билгесез. Шулай да өметен өзми кыз: Казанга лаборантлыкка укырга китә. Тик укып кайтуга кияүгә чыга да, авылда шактый гына яшәргә туры килә. Аннан Азнакайга, соңрак Казанга күченәләр. Хезмәт юлы да башка юнәлеш ала. 23 ел буе балалар бакчасында башта няня, аннан тәрбияче булып эшли. Эшеннән аерылмый гына педагогика көллиятен тәмамлый. Балачак хыя­лы белән бик җиңел генә саубуллашкан бу дияргә ашыкмыйк әле. Бераз алга китеп булса да шуны әйтергә кирәк: хәзер аны белгән табиблар вакыт-вакыт теге яки бу авыру уңаеннан үзләре ярдәм сорап килә.

Күрәзәче

Кеше күрмәгәнне күрүчеләрне күрәзәче, диләр. Рәсиләдә дә бу сәләт үзен яшьли сиздерә башлый. Җиденчедә укыганда классташ малаен, син фәлән көн буе мотоциклга утырма әле, дип кисәтә. Билгеләнгән срок тәмамланырга бер көн кала, түзми бит тегесе - Көчле Бүләккә кайт­канда, мотоциклдан егылып аягын сындыра. Бер танышын «Ирең ай буе рульгә утырмасын», - дип кисәтү аннан соң да була. Адәм баласы тәкатьсез бит - бер көн кала утыра - кеше таптата.

Реклама

- Миңа төш тә бик рас керә, - ди Рәсилә. - Бервакыт төшкә бер тапкыр да күрмәгән әбием - әнинең әнисе керде. Аермачык. Әнигә төш сөйлим: әбине төштә күрдем, бите шадра икән, дим... Әни барысын раслап барды... Югыйсә, бу хакта бер тапкыр да сөйләшкәнебез дә булмаган иде... Моннан элек бер танышым шалтырата: иремнең кан басымы төшми, ди. Берүк, юлга чыкмасын - үлем күрәм, дидем. Чыннан да, аның кан басымы гына да түгел иде. Тулы диагнозын әйтеп бирдем. Ул шул көнне үк реанимациягә эләкте.
Ике улы да мәктәп яшеннән үк футбол уйный. Кайвакыт алар да телефоннан: «Теге җир «шырт» итте, бу җир шәп кенә бәрелде, сынмаганмы?» - дип шалтырата икән.
- Бервакыт болар команда белән футбол ярышына Азов диңгезе буена киттеләр. Төн уртасы җитте, күңел тыныч түгел. Ут дигән хәбәр тынгы бирми. Ул вакытта кәрәзле телефон юк заман әле. Күңелемнән генә улым белән сөйләшәм: берүк, йоклый күрмә, ут, дим. Ун көн дигәндә кайттылар. «Барганда, бөтенесе йоклый, мин генә йоклый алмыйм, тәрәзәдән карасам, автобус астыннан ниндидер ут, очкыннар чыга. автобуска чак кына ут капмый калды. Туктадык», - ди бу...
югалган кешеләрне дә вакыт-вакыт эзләтәләр Рәсиләдән. Эзләп-эзләп тә тапмагач, полиция вәкилләре үзләре үк баш иеп килгән чак­лар була икән.
Бервакыт шулай Екатеринбургта укучы улын озатырга йөргәндә, бер егет югалды, ярдәм ит, дип киләләр. Биш көн таба алмыйлар икән. Буа­га су керергә барганнар, иптәшләре кайткан, бу юк, ди. Водолазлар да эзләп караган.
- Мине дә шул буага алып бардылар. Җинаять эшләре бүлеге җитәкчесе дә, егетнең әнисе дә шунда. Бөтен кеше аптырашта. «Исәнме ул? Кайда?» - дип сорыйлар. «Исән түгел. Шушында, буа астындагы торбага кысылган, - дим. Юлның икенче ягындагы коеның вентилен сүтеп, торбага һава кертергә кирәк, 10 минуттан мәет чыгачак», - дидем.

Шулай була да...

Моннан соң Уразайда бер егет югала. Урман буенда ул йөргән җирләрдә йөриләр. Рәсилә: «Бүген таба алмыйбыз», - дигәндә генә, кулына бер күбәләк килеп куна. Бу инде ишарә: үлгән егетнең җаны. «Әгәр дә мин дөрес эзлим икән, син минем янымнан китмә», - дип, күбәләк белән эчтән генә сөйләшә Рәсилә. Беркадәр баргач, ниндидер хәбәр биреп, күбәләк селкенеп куя. Барысы да машинадан төшәләр. «Иртәгә шушында килеп эзләгез, табасыз», - ди ул, юлдашларына. Чыннан да, икенче көнне егетнең мәете табыла.
- Бер елны мәктәп яшендәге кыз бала югалды. «Исәнме?» - дип килделәр. Бала исән, өч көннән табыла, дидем. Караңгыда кайтканда, өсте ачык калдырылган коега төшкән була кыз. Әле менә тагын Әлмәттән шалтыраттылар: бер хатынны эзлиләр. Өенә күптән кайтмаган икән. Ул инде исән түгел. Карлар ачылуга шалтыратырсыз, урынын өйрәтермен, дидем...

Мал-туар югалу очраклары да гел булып тора. Берсендә үгезебез югалды дип, Башкортстаннан шалтыраталар. «Йорт саен кереп эзләгез, табыла», - ди ул аларга. Чыннан да, йорт саен йөри башлагач, карак исеме күтәрәсе килмәгән бәндә малны чыгарып җибәрергә мәҗбүр була. Кайтачак, табылачак, исән... Мондый юрауларның рас килүе әйткән кешегә ышанычны бер арттырса, эзләүчегә өметен җуймаска бер сәбәп булып тора шул.

Теге яки бу чирдән дәва таба алмаганнарның да өметен кисми Рәсилә. Күп кеше авыруының сәбәбен тапмый торып, төшенкелеккә бирелә башлый, дигән фикердә ул. Кемнәр генә килмәгән инде аңа. Әле күптән түгел Сөләйдән берәү: «Авыруымны таба алмыйлар, йөрмәгән хастаханә калмады. Онкологиягә дә күп йөрттеләр инде», - дип килгән.
- Теле җәрәхәт кенә моның. Бер нәрсә ярдәм итми, ди. Борыныңа тамыза торган әйберне салмыйча тор, төзәләчәк, дип озатып җибәрдем. Аллергия иде аңарда. Чыннан да, бер атна дигәндә, бер әйбер дә калмады. Тагын берәү килде. «Онык аңын югалтып, реа­нимациядә ята. Күзен дә ача алмый. Ярдәм итә алмыйлар», - ди. Ничек булса да, аннан алып чыгыгыз да тешен дәвалатыгыз, үлекләгән, дидем. Тешен алдылар - бала терелеп китте. Мондый тарихлар миндә бихисап, яза барсаң, үзе бер китап­лык булыр иде инде, - ди Рәсилә ханым.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде