Шәһри Казан

Куркыныч әйбер кыйммәтрәк тора

Дэмьен Херст - хәзерге көндә исән-сау булган рәссамнар арасыннан иң бае. Останың кулы тиеп киткән һәр нәрсә бик зур акчаларга сатыла. Үлгән акула гәүдәсеме ул, череп бара торган ат башымы - анысы мөһим түгел... Үлем бу рәссамның иң яраткан темасы гына булып калмыйча, бик яхшы товар да булып чыга әле....

Реклама

Дэмьен Херст - хәзерге көндә исән-сау булган рәссамнар арасыннан иң бае. Останың кулы тиеп киткән һәр нәрсә бик зур акчаларга сатыла. Үлгән акула гәүдәсеме ул, череп бара торган ат башымы - анысы мөһим түгел...
Үлем бу рәссамның иң яраткан темасы гына булып калмыйча, бик яхшы товар да булып чыга әле. Коллекционерлар аның өчен галәмәт зур акчалар түгәргә әзер.
1988 елда 17 яшь рәссам Лондонның буш тора торган портында үз эшләреннән күргәзмә оештырыр өчен берләшә. Херст, бу эшне оештыручы буларак, беркемгә билгеле булмаган рәссамнарның үзләрен ныграк рекламаласалар гына таныла алуларын бик яхшы аңлый. Акыл белән эш итү җимешләрен бирә - күргәзмәне сәнгать дөньясын аңлый торган күпләр карый. Херстның дусты белән берлектә завод амбарында оештырган икенче күргәзмәсенә инде күренекле инглиз коллекционеры Чарльз Саатчи да килә. Яшь рәссамның «Меңнәрчә ел» дип исемләнгән композициясе каршыннан бик озак кузгалып китә алмый тора Чарльз. Тәэсирләнүе шул дәрәҗәдә була ки, бу эшне сатып ала ул. Дөньяда ач-ялангач яшәп ятучы миллионлаган сәләтле рәссамнар барлыгын белеп торучы Дэмьен үзенең бәхетле билет тартып чыгарганын шунда ук аңлый.
Әтиләре ташлап киткәч, 12 яшьлек үсмер начар егетләр белән дуслаша, тәмәке тарта башлый. Кибет басып, ике тапкыр полиция кулына эләгә. Рәсем сәнгате белән кызыксынып китмәгән булса, мөгаен, аннан рәтле кеше чыкмаган да булыр иде. Лондонның Голсмит-колледжына кабул ителгән студентлардан рәсем ясый белү таләп ителми. Алар бары башкалар шикелле уйламаска гына тиеш икән. Яшь егет илһамны гадәти булмаган урыннардан, мисалга, моргтан эзли. 1991 елда киң җәмәгатьчелеккә ул формалин тутырылган савытка урнаштырылган бик зур акуланы тәкъдим итә. Балыкны Австралиядән тотып бирүче балыкчыга сораган кадәр акчасын исә яшь рәссамның иганәчесе Чарльз Саатчи түли. Акуланы коллекционер Стив Коэн шунда ук 8 миллион долларга сатып ала. Дэмьен, эшләре аңлаешсыз һәм куркынычрак булган саен, дан-шөһрәткә күмелә генә бара. Кешеләргә формалинга батырылган акула ошый икән, нигә башка нәрсәләр дә тәкъдим итеп карамаска ди?! Сүз уңаеннан, акула яңа хуҗасына бик зур уңайсызлыклар тудыра: формалинда булуына карамастан, чери башлаган балыкны Стив Нью-Йоркның Метрополитен музеена тапшырырга мәҗбүр була.
Озак та үтми, җәмәгатьчелеккә рәссам тагын бер эшен - бриллиантлар белән бизәлгән баш сөяген тәкъдим итә. Бу эше 100 миллион долларга сатылганнан соң, Херст, һичшиксез, дөньядагы иң бай рәссам булып санала башлый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: